Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Күрше шәһәрдә мәктәп укучысы контроль эштән качу өчен үзенә һөҗүм итүләре турында хәбәр иткән

10 яшьлек малай, контроль эштән качып, узгынчы ир-атка гаеп яга. Әлмәттә яшәүче хатын-кыз үзенең 10 яшьлек улына һөҗүм итүләре турында полициягә хәбәр итә. Малай сүзләренә караганда, мәктәп янында аңа билгесез ир-ат ташлана, әмма узып баручылар малайга булыша. Полиция бүлегенә шушындый эчтәлектәге гариза керде, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы...

10 яшьлек малай, контроль эштән качып, узгынчы ир-атка гаеп яга.

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз үзенең 10 яшьлек улына һөҗүм итүләре турында полициягә хәбәр итә. Малай сүзләренә караганда, мәктәп янында аңа билгесез ир-ат ташлана, әмма узып баручылар малайга булыша. Полиция бүлегенә шушындый эчтәлектәге гариза керде, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Хокук саклау бүлеге хезмәткәрләре хәвеф булган урында гаепләнүчене ачыклый һәм сорау алу уздыра. Соңрак, малайның мәктәпкә контроль эшкә бармас өчен очраклы бер ир-атка яла ягуы билгеле була. Ул әти-әнисе полициядән кайткач, дөреслекне сөйләп бирә. Узгынчы ир-атның гаепсезлеген видеокүзәтү камерасындагы язма да раслый.

Видеокүзәтүдә малайның мәктәп территориясенә ялгызы гына керүе һәм берәүнең дә аның янында туктамавы ачык күренә.

Хәзер 10 яшьлек малайның әти-әнисенә балага тиешле тәрбия бирмәгән өчен өч меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев