Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кыңгыр эш кылучы лениногорскилының эзенә тиз төшкәннәр

Шәһәр суды шушы көннәрдә наркотик матдәләр белән бәйле тагын бер җинаять эшен тикшереп хөкем карары чыгарды.

Быелгы июнь аен Лениногорскида яшәүче, наркотик матдәләр белән мавыгуны читкә какмаучы М. үзе өчен бик уңышлы килде дип уйлаган. Ул куерып кыргый киндер үскән урынга тап булган. Киндернең наркотик чыганагы булганын  белгәнгә, аны йолкып өенә алып кайткан. Наркотик матдәләр кулланучылар барсы да белгән серле ысул белән  гашиш мае ясаган. Аның бер өлешен үзе кулланган, ә калганын пластик  контейнерга тутырып үзе белән бергә йөрткән, шәхси кулланыш өчен саклаган. Әмма мондый шикле уңышың гомере бик кыска булып чыккан, М. тиз арада наркоконтроль  хезмәткәрләре  кулына килеп капкан.

Суд утрышында М. үзенең гаебен таныган, хәтта кылган эшенә үкенүен дә белдергән. Әмма нинди дә булса күрсәтмә бирүдән баш тарткан.

Суд  хөкем карары чыгарганда гаепләнүченең наркотик матдәләрне башкаларга тарату нияте булмавын исәпкә алды. Әлеге очрак буенча суд материаллары һәм шахитларның күрсәтмәләре нигезендә  М.ны гаепле дип тапты, 2 ел сынау срогы белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән, апелляция тәртибендә Республика Югары судына шикаять бирү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X