Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск приставлары арест салынасы "Газель"не озак эзләгән

Лениногорск район бүлеге суд приставлары бурычлы кешенең "Газель" машинасын тартып ала. Ул кредит буенча 680 мең сум бурычын тиешле вакытта кайтармаган, дип хәбәр итә Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. 27 яшьлек ир-ат банктан кредит ала. Вакытында кредит бурычын кайтармау сәбәпле, ул банкка 680 мең сум...

Лениногорск район бүлеге суд приставлары бурычлы кешенең "Газель" машинасын тартып ала. Ул кредит буенча 680 мең сум бурычын тиешле вакытта кайтармаган, дип хәбәр итә Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

27 яшьлек ир-ат банктан кредит ала. Вакытында кредит бурычын кайтармау сәбәпле, ул банкка 680 мең сум акча тиеш булып кала. Шул сәбәпле Лениногорск район бүлеге суд приставлары бурычлы кешенең автомобиленә - 2014 елгы "Газель"гә - арест салмакчы була, әмма автомашинаның кайда булуын ачыклый алмыйлар - бурычлы ир-ат аны приставлардан яшерә.

Полиция органнары "Газель"не эзли башлыйлар. Ир-атның үзен дә паспортта күрсәтелгән тору урыны буенча туры китерә алмыйлар. Бары эзләүне башкаручы пристав, әлеге гражданның чынбарлыкта яшәү урынын билгеләгәч кенә, югалган "Газель"не таба ала.

Арест процедурасыннан соң, машина аның хуҗасына куллану хокукы белән җаваплы саклауга калдырыла. Әгәр дә яшь кеше бурычын кайтару буенча тиешле чара күрмәсә, "Газель" хуҗасыннан тартып алыначак.


http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев