Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида QR-кодлар буенча рейд үткәргәндә кибет директорына беркетмә төзеделәр

Кафе һәм кибетләргә кергәндә  QR-кодларны тикшерүче оешма хезмәткәрләрен тикшерү буенча рейдлар хокук саклау органнары тарафыннан көн саен үткәрелә.

 

Азык-төлек булмаган товарлар сату (кием сату) белән шөгыльләнүче Лениногорск кибетләренең берсендә QR-кодны тикшерү үткәрелмәгән. Сәүдә залының мәйданы 150 квадрат метрдан артып китә. Полиция хезмәткәрләре кибет директорына карата  административ беркетмә төзегән.

Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә, әлеге чараларны бозган өчен гражданнарга - 1 меңнән 30 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 10 меңнән 50 мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; юридик затларга-100 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салу куркынычы яный. Шәхси эшмәкәр яки юридик зат өчен кабат бозган очракта 500 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр штраф яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору каралган.

Бу очракта, суд карары нигезендә, 10 мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, җәмәгать туклану  биналарының берсе 1 айга эшчәнлекне туктатып тору белән тәмамланды. Анда да  шәхси эшмәкәр бинага кергәндә гражданнарда QR-кодларның булуын тикшерүне оештырмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев