Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскидагы азык-төлек супермаркетында чыккан янгын буенча яңа мәгълүматлар

19 нчы июльдән 20 сенә каршы төндә, Лениногорскида азык-төлек кибетләрендә чыккан янгынның сәбәпләрен тикшерүләр дәвам итә.



 66 нчы янгын сүндерү  бүлеге башлыгының урынбасары Илья Шаһиев әйтүенчә,  янгынны сүндерү эшенә керешкәч,  шушы ук сәүдә челтәренә караган Куйбышев урамындагы кибеттә  янгын турында хәбәр иткәннәр.  Ут товар складлары  ягыннан чыккан, янгын  сигнализациясе бик тиз хәбәр биргән. Янгын сүндерүчеләр складлар ягында катыргы тартмаларга капкан утны тиз сүндергән.

Әлеге кибетләрдә чыккан янгын буенча оператив эзләнүләр  утны усал ният белән төртүләрен ачыклаган.  Билгесез затлар  Заварыкин урамындагы кибет складының ишеген ватып кереп, түбәсенә ут төрткән. Төтен өскә таба юнәлгәнгә күрә,  янгын турында хәбәр бирү җайланмасы тиз генә эшләмәгән. Кибет эче төтенгә тула башлагач  кына, янгын сүндерү бүлегенә хәбәр килгән. Ә ут төртүчеләр үзләренең  кыңгыр эшләрен дәвам итү өчен Куйбышев урамындагы кибеткә юнәлгәннәр.  Әмма ике очракта да видеокүзәтү камерасына эләккәннәр.  Аларның эзенә төшү өчен полиция хезмәте җентекләп тикшерү эшләре алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев