Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы исерек хәлдә улының гомерен өзгән

Шушы көннәрдә Лениногорск суды үзенең улын үтерүдә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарды.


Суд материалларынан күренгәнчә, әлеге фаҗига моннан берничә айлар элек булган.

Көзге кичләрнең берсендә гаепләнүче Б.гаиләсе үз йорты янында спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утырган. Бераздан аракылы мәҗлес кызып китеп, Б.белән аның олы улы арасында  низаг чыккан. Алар икәүләп  ызгыша,талаша өйләренә кереп киткәннәр, кычкырышу анда да дәвам иткән. Низаг вакытында, спиртлы эчемлек кулланудан тагы да кыза төшкән гаилә башлыгы улының эченә пычак белән  кадаган. Пычактан яраланган зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр, әмма  табиблар, ярдәмгә килүгә карамастан,  аның гомерен саклап кала алмаганнар.

Суд утырышында хөкем ителүче исерек хәлдә булуын, фаҗигадә булган хәлләрне хәтерләмәвен аңлатып, гаебен танымаган.

Суд тикшерүе барышында Б. ның гаепле булуы, шаһитларның күрсәтмәләре һәм  тикшерелгән эш материаллары белән расланган.

Суд Б.ны РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсендәге беренче өлештә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.  Хөкем ителүчегә 7 елга катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән,  Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев