Лениногорскилы ханым ничек итеп телефон мошенникларына эләгүе турында сөйли
Телефон мошенниклары остарганнан-остара бара, башкаларның хәләл мөлкәтен алдап алу максатыннан чыгып, аларның аралашу алымнарын бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп бетердек дигәндә генә, тагын яңа вариант уйлап чыгаралар.
Шәһәребездә яшәүче Нурия ханым үзенең шундый хәлгә тап булганын сөйләде:
- Таныш булмаган номердан шалтыратсалар да алдым телефонны, шалтырауга – телефонга үрелә торган гадәтем бар, ничә тапкыр үземә сүз бирсәм дә, онытам шул, бүтәннәр дә шулайдыр инде. Балалар читтә булгач, бәлки аларның номеры алышынгандыр, берәр дус – туган шалтыратадыр дип тә уйлыйсың бит. Телефонның икенче башында үкереп елый-елый сөйли башладылар. Яшьрәк хатын-кыз тавышы: “Минем ирем сезнең картага ялгыш акча күчергән, ул чит илдән килгән, аңлап бетерми, мин – авырлы, нишлим хәзер, бер тиенсез калдым, зинһар, кире күчерегез”, ди. Мондый сүзләрдән соң нәрсә әйтәсең, мин дә: “Хәзер карыйм, акча күчүе турында смс булса, хәзер үк кире җибәрәм, картагыз бу номерга тоташканмы?”- дим.
Шалтыратучы башка картага күчерергә кирәген әйткәч кенә шикләнә башладым, иң гаҗәбе – акча күчүе турында смс хәбәр дә бар, ничек ышанмыйсың ди?! Бәхетемә ирем кайтып керде, сөйләшүне туктатып, банкка шалтыратырга кушты, пенсиям үземә калды, – ди өлкән яшьтәге ханым сөенеп.
Хәзерге заманда төрле компьютер программалары нигезендә, телефон аша сезнең балагыз, туганыгыз тавышы белән сөйләшеп, хәтта аның телефон саннарын чыгарып, кыска хәбәрләр җибәреп тә була. Телефон аша акча талау – бөтен дөньяны биләп алган, офислар тоткан, шәхси эш урыннары биләгән бер зур индустрия ул хәзер. Шуңа күрә электән үзегезгә билгеле булмаган телефоннан шалтыраткан кешегә “Әйе” дияргә ашыгу кирәкми, шушы гади генә сезнең тавыш белән әйтелгән уңай җавапны, бу төр караклар үз файдаларында кулланырга мөмкин, ә сезнең тавышны яздырып алу бер тиен тормый бу заманда.
Телефон мошениклары, бүгенге көндә бездә яшәүче һәр өченче кешегә шалтыраткан, яисә кыска хәбәр җибәргән. Ул хәбәрләрнең, асылда, эчтәлеге бер нәрсәгә кайтып кала: сезгә балагыз, якыннарыгыз исеменән, бәлага тару һәм кичекмәстән акча кирәк булуы турында язалар, бу очракта һәрбер ата-ана, йөз проценты белән ышанмаса да, барыбер шик-шөбһәгә төшә. Лениногорскиның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Олим Отакулов әйткәнчә: “Әти-әниләр телефонына килгән кыска хәбәрләр балаларының полициягә эләгүе, юл-транспорт һәлакәтенә очравы, аны бәладан йолып калу өчен полициядә эшләүче кешегә акча бирергә кирәклеге турында була, куркуга төшкән ата-ана тиз-тиз акча күчерергә керешә, үзендә андый суммада булмаса – күршесенә кереп китә. Әгәр дә шундый кыска хәбәр алсагыз, иң беренче чиратта сөйләшүне туктатып, полиция бүлегенә һәм улыгыз яки кызыгызның үзенә шалтыратырга кирәк”, - ди ул.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев