Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыдан суд 500 мең алимент бурычын түләттергән

Алимент түләүдән качып йөрүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту иң соңгы чиккә җиткәч, инде башка төрле ысуллар ярдәм итмәгәндә генә кулланыла.

Балигъ булмаган балалар һәм  үзләре тәрбияләп аяка бастырган балаларының матди ярдәменә мохтаҗ булучы әти-әниләрнең хокукы сагында торучылар, җинаять  җаваплылыгы– иң нәтиҗәле ысул  дигән фикерне белдерәләр.

Шушы көннәрдә генә суд приставлары алименттан качып йөргән лениногорскилы М.нан, ниһаять бурычын түләттерә алган. Ир кешенең алимент бурычы 500 мең сумга кадәр җыелган. Әмма ул аны түләү турында уйлап та карамаган, алименттан чын мәгънәсендә качып- үзенең яшәү урынын яшереп, котылып калмакчы булган. Тик закон кагыйдәләрен бозучының эзенә төшкәннәр һәм аңа карата җинаять эше кузгатылган. Иң гаҗәбе шунда – җинаять эше кузгатылгач ук, лениногорскилы  алимент бурычын түләргә акча да тапкан.

Кайбер алимент түләмичә качып йөрүчеләр,  үзләре белән хокук органнары кызыксына башлагач, тиешле акчаны өлешчә генә кайтарып, өсләреннән бурычны төшерергә маташалар,  тик хәзер закон буенча бурычны өлешчә түләүчеләр дә җинаять җаваплылыгына тартыла. Агымдагы елда гына да республика буенча биш йөз кеше алимент түләмәгән өчен суд каршына баскан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев