Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыны мошенниклар тозагыннан бәхетле очрак кына саклап калган

Лениногорскида яшәүче яшь кешенең сөйләвенчә, ул бакча участогында җир эшкәртү өчен трактор сатып алырга ниятләгән.

Моның өчен интернеттагы популяр сайтларның берсендә мини-трактор сатылу турында белдерүгә күзе төшкән. Бәясе 268 мең сумлык «Синтай 224» тракторы башка сайтлардагы белән чагыштырганда, күпкә арзанрак булган.

Лениногорскилы тракторны сатучы үзе белән элемтәгә керә алсын өчен, сайтта телефон номерын калдырган. Шул ук көнне аңа үзен шәхси менеджер дип таныштырган ир кеше шалтыраткан. Ул тракторның барлык характеристикаларын, товарны китерү һәм түләү турында килешүне ватсапка төшереп җибәрергә вәгъдә иткән.

Товар бәясенең яртысын алдан түләп кую мәҗбүри шарт булуын әйткән. Сатып алырга теләүче ни өчен башка кибетләр белән чагыштырганда, алардагы мини-тракторның бәясе түбәнрәк булуы белән кызыксынган. Менеджер транспортның витринада торганлыгын һәм аның 2022 елда чыгарылуын әйткән.

Сатучы һәм сатып алучы үзара килешкәч, алдан әйтелгән шарт буенча товарның ярты бәясен алдан түләп куярга кирәк булган. Лениногорскилы менеджер күрсәткән исәпкә акчаларны икенче көнне җибәргән. 200 мең сумга якын акча һәм җибәргән өчен комиссия дә түләгән. Әмма акчаны күчерер алдыннаннан менеджерның, «килешүнең соңгы битендәге реквизитлар буенча түләгез » диюен бөтенләй хәтереннән чыгарган. Менә шушы онытуы аны угрылар хәйләсеннән коткарып алган да инде.

Сату-алу турындагы килешүнең беренче битендә чынлап та мини-тракторлар сатучы фирма реквизиты, ә соңгы биттә мошенникларныкы булып чыккан. Тик егет акчаларын күчергәндә бу турыда әле белмәгән.

Икенче көнне лениногорскилыга башка бер ир кеше шалтыратып, үзенең мини-тракторлар сатучы фирманың хезмәткәре булуын әйткән. Ул фирманың чынбарлыкта барлыгын, әмма аларның бренды белән мини-тракторларның түбән бәясен белдереп, сатып алучыларны алдаган мошенниклар эшләвен сөйләгән.

Ул хәбәр иткәнчә, бу тракторның сатып алу бәясе 300 мең сум тәшкил итә һәм бер генә кибет тә аны шушы бәядән түбәнрәк сата алмый. Фирма хезмәткәре егеткә күчергән акчаны кире кайтару турында гариза текстын әйтеп яздыра һәм алдан түләп куелган акчаны тулысы белән кайтарган. Егетнең ни өчен ике фирманың да салым түләү өчен идентификацион номеры (ИНН) бер үк дигән соравына, фирма хезмәткәре мошенникларның үзләреннән чын килешү кәгазен урлап, аңа ялган реквизитлары язылган өстәмә — өченче бит беркетеп куюларын аңлаткан.

Мошенниклар, акчаның үз кесәләрен читләтеп үтүен аңлагач, лениногорскилыга янә шалтырата башлыйлар. Кабат банкка барып, акчаны алар әйткән «дөрес исәпкә» җибәрергә кушалар. Әмма сатып алучы инде кисәтеп куелган. Әлегә мини-тракторсыз калса да, үз акчаларының кире кайтуына шатланып, киләчәктә кат-кат уйлап, тикшереп эшләрмен дигән карарга килгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев