Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыны наркотик матдәләр яшереп саклавы өчен хөкем иттеләр

Шактый гына күләмдә наркотик матдәләр яшереп саклаган лениногорскилыга шушы көннәрдә хөкем каршына басарга туры килде.


Суд тикшерүләре күрсәткәнчә, гаепләнүче Н. эчке эшләр бүлегенең патруль-пост хезмәткәрләре тарафыннан  исерек хәлдә шәһәр йортларының берсенең подьездында тоткарланган. Алкогольле эчемлек кулланып җәмәгать урынында йөргәне өчен Н.ны административ хокук бозу кодексы нигезендә, эчке эшләр бүлегенә алып килгәннәр һәм тоткарланучылар өчен махсус бинага кергәнче, киемнәрендә булган кесәләрнең барысын да бушатырга әйткәннәр.

Тоткарланучы  бер каршылыксыз джинс чалбары кесәсеннән фольгага төрелгән төргәкне чыгарып өстәлгә куйган, аның янәшәсенә, кесәләрен  бушатканда  төшеп киткән төргәкне дә алып өстәгән.

Соңрак фольгага төрелгән полимер пакетларда,  гомуми күләме 0,46 грамм тәшкил итүче наркотик матдә булуы ачыкланган.

Суд утырышында Н. гаебен танымаган, моны үзен тоткарлаганда исерек хәлдә булуы, бернәрсә дә хәтерләмәве, наркотикларны аның кесәсенә өенә кайтып барганда очраган танышлары салып куйган булуы мөмкин дип аңлаткан. Әмма суд-медицина экспертизасы аның эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган вакытта үз-үзен аңламаслык дәрәҗәдә исерек булмаганлыгын, кылган гамәлләренә бәя бирә алырлык аңда булуына  ачыклык керткән. Өстәвенә, элегрәк Н. нәкъ шундый ук җинаяте өчен инде бер тапкыр хөкемгә тартылган булган.

Суд Н. ны РФ Җинаять Кодексы 228 нче маддәсенең 1 нче өлешенә караган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итте. Хөкем карары чыгарганда, гаепләнүченең наркотик матдәләрне сату яки тарату өчен түгел, үзе өчен генә саклавы да исәпкә алынды.

Хөкем карары  әлегә законлы көченә кермәде һәм Татарстан республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев