Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскиның балалар йортында тәрбияләнүче телефон урлаган

Хокук сакчылары «кайнар эзләр» буенча кәрәзле телефон урлаган үсмерне тоткарлый. 16 яшьлек егет телефонны балалар хастаханәсендә урлый. Кичке вакытта ул кабул итү бүлмәсе аша хастаханәгә үтеп кереп, авырулар процедура алган вакытта, палаталардан кеше әйберләрен җыярга тотына. Нәкъ шул юл белән хастаханәдән чыгып та китә. Урланган телефон хуҗасы бу турыда табибларга...

Хокук сакчылары «кайнар эзләр» буенча кәрәзле телефон урлаган үсмерне тоткарлый.
16 яшьлек егет телефонны балалар хастаханәсендә урлый. Кичке вакытта ул кабул итү бүлмәсе аша хастаханәгә үтеп кереп, авырулар процедура алган вакытта, палаталардан кеше әйберләрен җыярга тотына. Нәкъ шул юл белән хастаханәдән чыгып та китә. Урланган телефон хуҗасы бу турыда табибларга хәбәр итә. Соңгылары полициягә шалтырата. Медицина хезмәткәрләренең берсе хастаханәдә балалар йортында тәрбияләнүче үсмерне күрүе турында әйтә һәм шул рәвешле хокук сакчылары аның эзенә төшә. Үсмергә карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон