Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Полиция хезмәткәрен таптата язган лениногорскилыга карата хөкем карары чыгарылды

Әлеге хәл июнь аенда була. Хокук сакчысы ике лениногорскилыны җинаять урынында тота.

 

Урманда, нефть скаважинасыннан 10 метр ераклыкта ир-атлар КамАЗ машинасыннан ягулык "салдыра" торган була.Полиция вәкилен күреп, ир-атларның берсе тиз генә зур машинасына утыра да китә. Икенчесе дә моннан качарга уйлый. Автомобиленә утыра, ишекне блокировкалый. Полиция хезмәткәре моңа каршы чыгып, юлын бүлә. Полиция аңа машинадан чыгып, документларны күрсәтергә дип әйтсә дә, ир-ат моны эшләми. Киресенчә машинасын кабыза да, хокук сакчысын бәрдерә, капотында 20 метр чамасы алып бара. Ярый әле, хокук сакчысы зур булмаган яралар гына ала.

Суд гаепле ир-атны 1 елга сынау срогы белән  ике елга ирегеннән мәхрүм итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев