Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Районда ут төртеп яндырылган хатын-кыз мәете табылган

25 август көнне Шөгер авылы янындагы урманда күп санлы тән пешүләре булган яшь хатын-кызның гәүдәсе табыла.

 

РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаять кылуда  шикләнеп, элек тә хөкем ителгән  29 яшьлек ир-ат  тоткарлана, ул зыян күрүченең дусты була. Ир-ат үз күрсәтмәләрен бирә. Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын спиртлы эчемлекләр эчкән, шуннан соң йокыга киткәннәр. Уянгач, ир хатын-кызның киеменә ут төртә. Нәтиҗәдә, хатын-кыз битенең, муенның һәм күкрәк читлегенең күп санлы тән пешүләреннән үлә.

Шуннан соң явыз ниятле ир-ат хокук саклау органнарына шалтыратып, дус хатынының мәетен табуы турында әйтә. Соңыннан тикшерү барышында, җыелган дәлилләр буенча, ул кылган җинаятен таный.

Ул элек тә үтерү буенча хөкем ителгән булган. Тикшерү эше дәвам итә, вакыйганың нечкәлекләре ачыклана. 

 

Фото-Pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев