Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда элеккеге имамны урлаган биш кешене хөкем итәләр

Җинаятьчеләр мәчеттә миллиард сум акча сакланырга тиеш дип уйлаган.

Тикшерү ачыклаганча, узган елның июнь азагында Мамадыш районы Ишки авылы мәчетенең 70 яшьлек имамына биш җинаятьче һөҗүм иткән.

Алар олы яшьтәге ир-атны бәйләгән, аның башына пакет кидергән һәм сәгать ярым чамасы автомобиль салонында тоткан. Һөҗүм итүчеләрнең берсе акча табарга өметләнеп элеккеге имамнан мәчетнең ачкычын алган.

Аларның мәгълүматлары буенча, мәчеттә миллиард сум акча сакланырга тиеш булган. Җинаятьчеләр берни дә тапмагач, ресиверны урлап качкан, ә мәчетнең элеккеге имамын җибәргәннәр.

Җинаятькә катнашы булган кешеләрнең барысын да тоткарлаганнар. Аларның берсе генә үз гаебен өлешчә таныган. Ир-атларга «Талау» һәм «Кеше урлау» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Эш судка җибәрелгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев