Татарстанда фаҗига: 36 яшьлек ир хатынын үтереп качкан
Биектауда яшәүче Р. хәләл җефетен пычак кадап үтергән. Тикшерү версиясе буенча, Р. атна дәвамында спиртлы эчемлекләр кулланып эчүгә сабыша, аннары өеннән чыгып китә. Иренең юкка чыгуына борчылган 35 яшьлек хатыны хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. 27 июль көнне ханым танышлары аркылы иренең күрше урамда гаражда эчеп ятканын ачыклый. Ирен эзләп...
Тикшерү версиясе буенча, Р. атна дәвамында спиртлы эчемлекләр кулланып эчүгә сабыша, аннары өеннән чыгып китә. Иренең юкка чыгуына борчылган 35 яшьлек хатыны хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
27 июль көнне ханым танышлары аркылы иренең күрше урамда гаражда эчеп ятканын ачыклый. Ирен эзләп табып, шелтәли башлый. Ир, ачуыннан пычак алып, хатынының гәүдәсенә 13 мәртәбә чәнчи. Тән җәрәхәтләреннән ханым җан бирә, ә ире җинаять урыныннан кача.
Икенче көнне, хатыны үлеме турында белеп, ир хокук саклау органнарына килә һәм кулга алына. Җинаять кылуга катнашын танымый, моны бөтенләй берни хәтерләмәве белән аңлата.
Элек җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән ир-ат сак астына алынган.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев