Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Яратуын йодрыгы белән аңлатырга өйрәнгән лениногорскилыга суд җәза билгеләде

“Кыйный, димәк ярата” дигән, элек-электән килгән әйтемне һәркем белә инде. Адым саен тукмарга торган адәм актыгының ярату бик шикле ,әлбәттә. Ә менә лениногорскилы Н., сөйгән хатын-кызына мәхәббәтен даими рәвештә шулай исбатлап торырга ниятләгән.

Лениногорск суды тарафыннан ул инде шундый җинаяте өчен җавапка тартылган булган. Әмма бу гына, аның яратуны нәкъ шулай исбатларга кирәк дигән ышанычын какшата алмаган күрәсең. Көннәрдән бер көнне Гагарин урамының ишек алдында, ул электән яраткан хатын –кыз белән низагка кереп, аның битенә йодрыгы белән суккан.

Шушы көннәрдә  сугыш чукмарына суд каршына янә басарга туры килде. Лениногорск суды аңа бу юлы төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, ә хезмәт хакының биш проценты дәүләт файдасына тотылып барылачак.

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X