Заман сулышы

Һөнәр ияләре белән булган кызык хәлләр

Элек-электән авылларда кулы эш белә торган осталар яшәгән. Алар белән бәйле төрле кызык хәлләр, мәзәкләр дә килеп чыккан. Менә шулар турында язып үтәсем килде. Чалбар балагы нигә кыска? Ике авыл малае урамда уйнап йөри. Икесе дә бер үк төрле тукымадан тегелгән чалбар кигән. Тик берсенең чалбары озын, икенчесенеке - кыска...

Элек-электән авылларда кулы эш белә торган осталар яшәгән. Алар белән бәйле төрле кызык хәлләр, мәзәкләр дә килеп чыккан. Менә шулар турында язып үтәсем килде.
Чалбар балагы нигә кыска?
Ике авыл малае урамда уйнап йөри. Икесе дә бер үк төрле тукымадан тегелгән чалбар кигән. Тик берсенең чалбары озын, икенчесенеке - кыска икән. Кыска балаклысының әтисе - тегүче. Теге озын балаклысы сорый:
- Нигә әтиең минеке шикелле озын балаклы чалбар текмәде?
- Синең әтиең бит саран, тукыманы аз китергән. Мин дә синең кебек озын балаклы чалбар кияр идем, - дип җавап биргән, ди.
Сары тун маҗарасы
Элек татар кешесенең һәр урыс авылында диярлек таныш-белеше булган. Русчаны такы-токы белгәнлектән, аны "знакум" дип атап йөрткәннәр.
Менә бер татар тегүчесе знакумы янына киткән. Яхшы гына күңел ачканнан соң, русның озын сары тунын кыскарттырасы килгән (элек урыс авылында сары тун кигәннәр), һәм йомышын танышына әйткән. Ә тегесенең янында үлчәү тасмасы юк икән.
- Метр кирәкми, кай җирдән кисәргәсен үзем күрсәтәм, - дигән рус.
Тунны кия дә, иелеп, тез астыннан кисү урынын күрсәтә. Тегүче тунны кыскартып китереп бирә, ләкин ул бик кыска булып чыга. Теге рус иелгәч, тиешле озынлыкны билгели алмаганнар.
Мичнең яртысы - бәясен түләп бетергәч
Бер мич чыгаручыны чакыртканнар. Хакын сөйләшкәннән соң хуҗа яртысын гына түли алуын әйткән. Тегесе канәгатьсезлек белдерсә дә, эшен эшләп бетереп китә. Хуҗа мичне ягып караса, мич начар эшли, өйгә төтен чыга икән. Шуннан хуҗа дәгъвасын белдерә, ә мич чыгаручы:
- Коры утын як, яисә бер-ике көн кипкәнен көт, - ди.
Ләкин мич тагын тартмый, нишләсен, хуҗа тагын оста янына китә. Тегесе сөйләшкән бәянең калган өлешен алып бетергәч кенә, мичне килеп карый. Өй башына менеп, озын бауның башына тимер бәйләп, морҗадан төшерә. Тимер каядыр терәлә. Яңадан кисәк кенә төшерә һәм пыяла ватылган тавыш чыга. Анда пыяла куеп, морҗаны яртылаш ябып калдырган була, шунлыктан төтен чыккан. Соң бит, бәянең яртысы гына түләнгән, эш тә яртылаш кына эшләнгән. Такмактагы кебек инде:
Авылдашларыма мич чыгарам,
Шуның белән яшәп торам.
Кайберәүләр эш хакымны бирми тора,
Эш хакымны алыр өчен хәйлә корам.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: