Заман сулышы

Сорты – «Мордовский»

Хәтерлим, бер елны җәй буена яңгыр яумады. Ә безнең төп "ашатучыбыз" - бакча бит инде, анда да яшелчәләргә сибәргә су булмады. Билгеле, утырткан-чәчкән яшелчәләр дә шытып чыкмады. Җирне буш калдырмыйм дип, соң булса да, помидор үсентесе эзләп, Спиридоновка авылына киттем. Йорт саен кереп йөрим, юк кына бит. Кәеф төшеп, кайту...

Хәтерлим, бер елны җәй буена яңгыр яумады. Ә безнең төп "ашатучыбыз" - бакча бит инде, анда да яшелчәләргә сибәргә су булмады. Билгеле, утырткан-чәчкән яшелчәләр дә шытып чыкмады. Җирне буш калдырмыйм дип, соң булса да, помидор үсентесе эзләп, Спиридоновка авылына киттем.


Йорт саен кереп йөрим, юк кына бит. Кәеф төшеп, кайту ягына борылдым. Авыл кырыендагы ташландык йортка күз төште. Туктап, янына якынрак килдем. Коесы да тора, аннан су алдым әле. Карыйм, бакчасы да бар. Шунда алабута, билчән, чүп үләннәр арасында помидор үсентеләре берсе өстенә берсе тишелеп чыккан да, үсеп утыралар. Су булмаганлыктан, сабаклары нәзек. Туфрагы белән бергә тирән итеп казып алдым. Кайткач савытка утыртып, мул итеп су сиптем. Аннары бакчага - җиргә утырттым.
Менә бит, бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәннәр. Помидорларым бик тиз, юан сабаклы булып үсеп китте, шау чәчәк аттылар. Аннары кызарып пешкән, тәмле помидор уңышы белән сөендерде. Без инде күп еллар әлеге төр яшелчәне утыртабыз, ләкин мондый күп итеп уңыш алганны хәтерләмим. Күршеләр дә орлыгын алып, шуны үрчеттеләр. "Нинди сорт бу?" дип сораганнарга эре генә итеп "Мордовский" дип җавап бирдем.
Төргәкне ачма!
Берәүләр туй мәҗлесенә әзерләнә икән. Иткә кытлык еллар. Пенсия яшендәге ир-ат Бөгелмәдәге ит комбинатына барырга ниятли. Үзе белән кул арбасын ала да, юлга чыга.
Комбинат янына барып җитүгә, янына өсте-башы яхшыдан киенгән бер ир-ат килә. "Ни хәл бабай, ни йомыш?"-дип сораша. Бабай хәлне сөйләп бирә. "Ике сәгатьләр тирәсе читкәрәк китеп тор. Монда торма", ди. "Әнә, биек таш койма, шундагы тишектән акчаңны бирерсең. Мин сиңа итне шуннан ыргытырмын", ди. Үзе проходнойдан кереп китә.
Сөйләшенгән вакыт үткәч, бабай койма янына килеп, үзенең барлыгын белдертә. Эчке яктан да тавыш ишетелә. Шулчак, пөхтә итеп төрелгән төргәк, лап итеп алдына килеп төшә. "Төргәкне ачып карама, тизрәк акчаңны бир дә кит, монда озак торырга ярамый",- дип теге кеше бабайны ашыктыра.
Төргәк бик авыр була. Бабай шатлана-шатлана төргәкне арбага сала да, кайтып китә.
Кайткач ачып карасалар - анда ниләр генә юк: мал койрыклары, колаклары дисеңме, кирәкмәгән җирләре...
Шулай да бәлешлек булса да ит куйган булганнар.
Теги: Мђзђк
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: