Заман сулышы

“Әтәч” русча ничек була?

Әтиемнең бертуган сеңелесенең кызы бәләкәй чакта бик шук булган. Урамдагы эт-песиләргә, кош-кортларга тынгы бирмәгән. Балалар бакчасына йөри башлагач, укуга һәвәслеге арткан. "Әлифба" китабын күтәреп, әнисе артыннан калмыйча: "Өйрәт инде", "Әйдә бергә укыйк", дип аптырата икән. Бервакыт әнисе белән Әлфия, гадәттәгечә "Әлифба" укый. Калганнар бирелеп телевизор карый. Әлфия йорт хайваннарының башта...

Әтиемнең бертуган сеңелесенең кызы бәләкәй чакта бик шук булган. Урамдагы эт-песиләргә, кош-кортларга тынгы бирмәгән. Балалар бакчасына йөри башлагач, укуга һәвәслеге арткан. "Әлифба" китабын күтәреп, әнисе артыннан калмыйча: "Өйрәт инде", "Әйдә бергә укыйк", дип аптырата икән.

Бервакыт әнисе белән Әлфия, гадәттәгечә "Әлифба" укый. Калганнар бирелеп телевизор карый. Әлфия йорт хайваннарының башта татарчасын, аннан русчасын әйтә икән.

- Үрдәк - утка, маэмай - собака, песи - кошка...

Рәсемдәге әтәчкә җиткәч, кыз беравык тынып кала. Әнисе: "Кызым, әллә белмисең?" дигәч, бер дә аптырап тормыйча:

- Әтәч, әтәч... Белдем! Әтәч - атачка, - дип әйтеп куя. Барысы да дәррәү көлеп җибәрә.

Күрәсең, кечкенә Әлфия барысы да "ка" белән тәмамлангач, "әтәч" сүзенең русчасы да "атачка" була дип уйлагандыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: