Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Безгә язалар: Мөэмин-Каратайның яшел хәтфә чирәм түшәлгән аланлыгы башка бер җирдә юктыр (+ фотолар)

Бардыр, күптер ул милли бәйрәмне тиешенчә үткәрү өчен менә дигән шәп урыннар! Әмма, җәмәгать, мин гомер иткән Мөэмин-Каратайдагыдай бар яктан да, бар шарты да килгән урын башка җирдә, башка төбәктә юктыр дип саныйм!


Әнә, күрәсезме, махсус бәйрәмгә дип түбәндәге яшел хәтфә чирәм түшәлгән шактый зур, тигез аланлык! Тантана карарга дип тирә-якка ак каеннар тезелеп баскан. Сул якта шактый гына текә тау. Авылдашлар, кайткан кунаклар, нәниләр, кызлар-егетләр, абый-апалар, әби-бабайлар сезнең өчен махсус ясалган утыргычларга урнашыгыз!

Ишетәсезме, йөрәкләрне җилкендереп халкымның мәңгелек рухи юлдашы тальян гармун тавышы яңгырый... Аннары Мөэмин-Каратай авылы мәчете имамы Сәхапов Рәис Харис улына сүз бирелде. Рәис хәзрәтнең үтемле чыгышы авылдашлар күңеленә хуш килде.

Авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы бәйрәм белән тәбрикләде.  Безнең милли бәйрәмгә икенче ел рәттән татар эстрадасының танылган артисты, җырчы Зиннур Сафиуллин килде. Ул халыкчан җырлары белән куандырды, бәйрәмне бизәде. Аңа кушылып җырламыйча мөмкин түгел иде!

Аннары инде көтеп алынган ярыш-бәйгеләр башланып китте. Тауга йөгереп, каенга бәйләнгән чиккән сөлгене иң беренче булып Җиһаншин Ранис менеп алды. Аркан тартуда яшүсмерләр арасында Шәрипов Раил, ә егетләр арасында Лотфуллин Илнарга тиңнәр табылмады.

Капчык сугышында яшүсмерләрдән Ситдыйков Илсаф, егетләрдән исә Даутов Реваль җиңүче исеменә лаелы дип табылды.

Гер күтәрүдә ир-егетләрдән Шәмсуаров Искәндәргә тиңнәр булмады. Авыш колгага менүдә балалардан Вәлиәхмәтов Лаврентий, яшүсмерләрдән Шәрипов Раилләргә җиңү елмайды!

Капчык киеп йөгерүдә үз яшьтәшләре арасында Сабирова Азалия, Камалетдинова Айгөлләр җитезрәк иде. Катыктан акча эзләүдә беренчелекне Даутова Розалина яулады.

Быел көрәшче пәһлеваннар сабантуй күрке – тәкә өчен бил алыштылар. Әлеге дәрәҗәле бүләкнең спонсорлары – Мөэмин-Каратайның асыл егетләре – Ганиев Радик белән Шәмсуаров Искәндәр иде. Без әлеге ир-егетләребезгә барлык авылдашлар исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә авыл гаме белән яшәүне дәвам итегез, егетләр.

Милли көрәшнең баш батыр булып Лотфуллин Илнар калды. Ул көчле иңнәренә тәкәне салып, мәйданны әйләнеп чыкты һәм сөенә-сөенә әти-әнисен җиңү шатлыгы белән куандырырга ашыкты.

Үзебезнең җырчы гармунчыларыбыз белән дә горурланабыз без! Алар сабан туен моң белән бизәделәр. Аерым алганда гармунчы һәм җырчы Габидуллин Нәбиулла, Шәрифуллин Җәдит, шулай ук мәдәният йортында эшләп килүче “Кояшкай” бию төркеменә йөрүче, биюче һәм җырчы кызларыбыз Мортазина Рүзилә һәм Рәзинәләр һәм башка авылдаш җырчыларыбыз да милли бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Сабан туен уздыруда үзләреннән зур өлеш керткән сабан туе комиссиясе әгъзалары – Шәмсуаров Таһир, Хәбибуллин Җәлил, Хәкимов Гамир, Шәрәпова Зимфира, Хәбибуллина Фәридә, Вәлиәхмәтова Лилия, Гыйльманова Лилияләргә рәхмәтләрнең иң олысын юллыйбыз!

Һәр ызбага кунак кайтты бүген,
Кояш көнләшерлек яуты уй.
Гасырларны кичкән мирас исән,
Мәйданнарның күрке сабантуй!

Таһир Шәмсуаров

фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөэмин-Каратай Каратай Сабан туе