Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Федотовкада "Күңелле стартлар" узды

Федотовкада традицион рәвештә уза торган “Күңелле стартлар” турнирының быел кечкенә генә юбилее булды. Ул унынчы мәртәбә үткәрелде.

 

Федотовкада әлеге турнир “Алга” спорт клубы призына үткәрелә. Спорт чарасын уздыру идеясе – клубның директоры Марат Гимаевныкы.

Ул ел саен Федотовкага – хатынының туган авылына кайтып, күңелле стартлар оештыра, призлар өләшә, кыскасы, балаларга күңелле бәйрәм ясый. Балалар әлеге спорт чарасын көтеп тора. “Спорт бәйрәмендә Федотовка авылы балалары да, авылга әби-бабай янына кайткан оныклар да катнашты. Кайберләре ел дәвамында тренировкалар үткәрә. Марат Гимаев андыйларның нәтиҗәләре дә яхшы дип билгеләп үтте”, - ди Федотовка авыл башлыгы Валентина Павлова.

Әлеге турнир балаларны сәламәт тормыш рәвешенә өйрәтә. Балалар спортның бөтен төре буенча көч сынашты, турникта да күтәрелделәр, отжимание да ясадылар.

Соңыннан төрле номинацияләрдә бүләкләү тантанасы узды, грамоталар тапшырдылар, шулай ук балалар тәмле, татлы сыйлардан авыз иттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев