Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яши алмый авыл гармунсыз (Мөэмин-Каратайда гармунчылар бәйгесе)

Мартның бер кичендә Мөэмин-Каратайның олысы-кечесе еллар буена сузылган сериалларыннан аерылып, мәдәният йортына агылды.

 

Моңнан яралган халык саланы сала иткән илаһи галиҗанәп илаһи моңга –гармунга тартылды: гармунчылар бәйгесенә сусап килде. 

Инде безнең авыл җирлегендә традициягә әверелгән гармунчылар бәйгесенә шактый вакыт әзерләндек.   Тантаналы кичәне башлап җибәрү өчен сүз Мөэмин-Каратай авылын чын мәгънәсендә үзенеке дип санаган, авыл җирлеге башлыгыбыз Әнисә Ханнановага бирелде. Әлбәттә, аның ихлас күңелдән әйтелгән сүзләре залдагыларның берсен дә битараф калдырмады.

Бәйгенең тәртибе шуннан гыйбарәт: һәр гармунчы ике көй башкарырга тиеш, беренчесе халык көе, икенчесе исә мәгълүм композитор әсәрен уйнарга әзер булып чыгачак. Бәйгедә катнашучыларга моң дәрьясын әйбәт белүче Флорид Латыйпов белән тәҗрибәле сәнгать сөючебез Фәридә Хәбибуллина бәя бирәчәк.

Менә сәхнәгә авылдашыбыз Нәбиулла Габидуллин күтәрелде. Ул тумышы белән табигате оҗмахка тиң районыбызның Трактор поселогыннан.  Нәбиулла Нигъмәтулла улы – җитмеш төрле һөнәр иясе: үз хуҗалыгында хезмәт итүдән тыш, ел дәвамында авылдашларына да төрле эшләрдә теләп булыша. Гармунчы, җырчының яраткан гармунында көйләр башкаруын кул чабып алкышлады тамашачы!

 Җәдит Шәрифуллин – Мөэмин-Каратайда билгеле кеше. Йөз төрле һөнәр иясе диләр андыйлар турында. Аның дистәләрчә еллар буена башкарган хезмәтләрен санап чыгу  шактый вакытны алыр иде: тракторчы, урманчы, гармунчы!

Авылда гомер итүчеләрнең берсе –Хаҗиморат Әхмәтшин. Татар, рус, чуваш телләрендә гармунда төрле көйләрне уйный, җырлый. Әле җитмәсә авылыбызның берсеннән-берсе үзенчәлекле көйләр иҗат итүче композиторыбыз да әле ул.

Гармунчылар бәйгесе авылның күп төрле талантларын да бер сәхнәгә җыйды. Яшь талантларыбыз, укуда да сәнгатьтә дә уңышларга ирешкән Рәзинә, Рүзилә Мортазиналарга киләчәктә зур өметләр баглыйбыз. Ләйсән Шәмсуарованың йөрәк түреннән ургып чыккан җырлары да бәйрәмнең бизәген тәшкил итте.

Соңыннан  гармунчыларыбыз үз номинацияләрендә билгеләнде: “Иң оста гармунчы” – Нәбиулла Габидуллин, “Иң зәвыклы гармунчы” – Җәдит Шәрифуллин, “Иң җитез гармунчы” номинациясендә Хаҗиморат Әхмәтшин, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Таһир Шәмсуаров

язма тулысы белән "Заман сулышы"нда, 31 март санында булачак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев