Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Шөгер авылында парк зонасы барлыкка киләчәк

Иске Шөгер авылы халкы биергә, җырларга әзерләнә торсын, чөнки тиздән авылда урамда сәхнә барлыкка киләчәк, алай гына да түгел, балалар мәйданчыгы һәм футбол мәйданчыгы булган бик матур, башка авылларда күренмәгән, авыл халкы өчен бик шәп урын, ял итү зонасы сафка басачак.

 Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова күптән күңел түрендә әнә шундый урын, ял итү зонасы булдыру турында хыял йөрткән. “Шәһәрдә җәй көне атна саен “Мәдәни мохит” уза. Ә нигә әле авылда шундый чаралар үткәрмәскә? Сәхнәсе дә, спорт мәйданчыгы да, ял итү зонасы да булган урын турында күптән уйлап йөри идем. Архитектура ягыннан да ул ял итү урынына бара төшә. Узган ел “Татнефть” грантына проект керттек һәм ул проект безнең грант отты. “Парк зонасы” буенча спорт мәйданчыгы да, сәхнә өлеше дә, балалар мәйданчыгы да булачак. Малайлар-яшүсмерләр өчен иркенләп футбол уйнар өчен урын юк иде. Алар төрле җирдә уйнап карады инде. Хәзер төзелеш барганны күреп, кайчан әзер була, кайчан футбол уйнаячакбыз, дип сораулар яудыралар гына, алар да түземсезлек белән көтә”, - дип сөйли эшләре турында Лилия Шиһапова.

Парк зонасының урыны да җайлы җирдә: Яшьләр урамында. Иске Шөгергә Бәкер яклап та, шәһәр ягыннан килеп керсәң дә, ул күренеп торачак. Парк зонасында балалар өчен мәйданчык ясау планлаштырылган. Моннан тыш яшеллек зонасы була. Анда агачлар утыртачаклар.

Хәзерге вакытта парк булачак территориядә эшләр тулы куәтенә бара. Җир өслеге тигез булмаган, аның күтшртеп ясаганнар. “Руслан Фәйзуллин җитәкчелегендәге егетләр тырышып, әйбәт итеп эшлиләр. Озакка сузмабыз, август аенда ачарбыз дип планлаштырабыз”, - ди Лилия ханым.

Авылда узган атнада Яшьләр урамында Яшьләр урамында биек үскән үләннәрне чабу буенча өмә оештырганнар. “Ярдәм итегез әле дип хәбәр салгач, ир-егетләр килеп, 1 сәгать тә үтмәде, мәйданны чистартып та куйдылар. Бик зур рәхмәт аларга”, - ди авыл башлыгы.

Әлеге өмәдә бик актив катнашканнар: Реналь Гимаев, Рәзил Гимаев, Камил Хәмидуллин, шулай ук Илшат Сабуров,  Марат Минахметов, Наил Гильманов, Рафис Гиматдинов, Әмир Сәйфетдинов, Марсель Бадыков. Афәрин, бердәмлектә –көч.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев