Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Юлтимер хатын-кызлары маскировка челтәре үрә башлады (+фотолар)

Юлтимер авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен маскировка челтәрләре үрә башлады.

Маскировка челтәрен иң беренчеләрдән булып Сугышлы авылы хатын-кызлары башласа, аларга Юлтимердәге хатын-кызлар да кушылырга булган. Берсен үргәннәр инде, икенчесе тәмамланып килә. Без дә юлтимерлеләрнең ничек итеп маскировка челтәрен үрүләрен күреп, сөйләшеп кайттык.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә ике авылдан 14кә якын якташларыбыз катнаша.

Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиятдинова әйтүенчә, Юлтимер хатын-кызлары да, сугышлылар кебек, ир-егетләребез язмышына битараф түгел, аларның исән-сау өйгә кайтуларын теләп, маскировка челтәрләрен үрүгә керешкән. Маскировка челтәренә материаллар белән аларны Лениногорск шәһәренең «Своих не бросаем» волонтерлар төркеме тәэмин итә. 

Без килгәндә 12гә якын хатын-кыз, араларында олы яшьтәге апалар да бар, маскировка челтәренең икенчесен үреп торалар иде.

Наҗия Миняҗева белән Камалия Сафиуллина, олы яшьтә булуларына да карамастан, челтәр үрүдә бик теләп катнашалар. Алардан үрергә ничек өйрәндегез, дип соравыма: «Килдек тә, кулыбызга кайчы, тукыма тоттырдылар да, апалар, әйдәгез, тотыныйк эшкә, дип әйттеләр», — ди Наҗия апа.

Гөлчәчәк Анисимова аның сүзләренә кушылып, «Нужа бабай өйрәтә шул!» — ди.

Миннур апа Хафизова үзе махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен тырышып челтәр ясарга булыша, ә үзенең күңелендә моңсулык. «Тизрәк бу аянычлы көннәр туктасын, балаларыбыз, ир-атларыбыз исән-сау кайтсын. Бөтен ил тынычлык тели», — дип хис-кичерешләре белән бүлеште. Махсус хәрби операциядә туганнары катнаша икән. Аларның исән-имин кайтуларын теләде.

Гүзәлия Багауваның үзе укыткан укучысы катнаша икән. Маскировка челтәрләрен солдатларыбызга ярдәм булсын, дип үрергә булыша.

Зөлфия Галиәхмәтова маскировка челтәрен ясарга Сугышлы авылы хатын-кызларыннан өйрәнгән. Һәм аннан кайтып: «Кызлар, әйдәгез әле, без дә челтәрләр ясарга керешик. Солдатларыбызга ярдәм итик», дип тәкъдим иткән. «Әгәр дә шушы эшләгән эшләребез егетләребезгә ярдәм итә икән, без бик тә шатбыз», ди.
Фәния апа Мокыймованың улы да мобилизация белән махсус хәрби операция зонасына моннан бер ел элек озатылган. Ике тапкыр ялга да кайтып киткән. «Мондый изге эштә үз өлешемне кертеп, катнашасым килде. Өйдә утырсам, кайгы-борчу биләп ала. Балам ничек икән анда, дип күзләремә яшь тула», дип уртаклашты ул.

Әнисә Ганиева маскировка челтәре үрергә инде дүртенче көн килә. «Аллаһы Тәгаләдән барысының да исән-сау кайтуларын сорыйбыз. Без аларны яратабыз, көтәбез», — ди.

Махсус хәрби операция турында шигырь дә язган. Аны да укып күрсәтте. Шигырьдән өзек: 

И сугыш — син нинди куркыныч
Бер гөнаһсыз кешеләр үләләр,
Исән калганнары ачы язмышка
Кайнар яшьләрен җиргә түгәләр.

«Без, үз чиратыбызда, моның өчен барысын да эшләрбез. Маскировка челтәрләре дә үрелер, кыш ае җитә, җылы оекбашлар да бәйләнер, кирәк-яраклар да әзерләнер. Иң мөһиме: махсус операциядә булган егетләребез исән-сау өйләренә кайтсын. Монда аларны әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары көтеп кала», — ди Юлтимер авылының мәрхәмәтле хатын-кызлары.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев