Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Юлтимердә Ислам дине кабул итүгә 1100 елга багышланган мөнәҗәтләр кичәсе узды

Юлтимер авылы мәдәният йорты быел игълан ителгән Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын күркәм чара белән төгәлләде, мөнәҗәтләр кичәсе уздырды.


“Мөнәҗәтләр кичәсен үткәрүне без көтеп алдык. Чара авыл мәдәният йортының Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар планына кертелгән иде. Мондый кичәләр халкыбызга кирәк. Мөнәҗәтләр аша телгә, Ислам диненә хөрмәт хисләре тәрбияләнә”, - ди Юлтимер мәдәният йорты директоры Рәшидә Зиангирова. Ул һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Анисимова кичәне бергәләп оештырганнар.

Кичәне авыл имамы Шәүкәт хәзрәт Мифтахов ачып җибәргән.

"Халкымның җан авазы – мөнәҗәтләр" исемле чараны алып баручы Лилия Хәбибуллина авыл халкына мөнәҗәтләр турында бераз аңлатма биреп китте. “Мөнәҗәт – гарәп сүзе, Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсендә. Борынгы чорларда киң таралган булган мөнәҗәтләр. Тик совет чорында онытылып торган”, - дип сөйли Лилия Хәбибуллина. 

Мәдәният йортында эшләп килүче “Нәргиз” ансамбле катнашучылары: Гөлия Мифтахова, Гөлчәчәк Анисимова, Фәнүсә Сахаутдинова, Рәшидә Зиангирова моңлы итеп мөнәҗәтләр әйткәннәр. Халкыбыз шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да мөнәҗәтләр белән юанган, күңел хисен белдергән. Бу көнне Юлтимердә яшәп, мөнәҗәт әйтүдә катнашучы апалар: Илсияр Минязева, Миннур Хафизова без яшь чакта мөнәҗәтләр әйткәннәрен тыңлап үстек дип, үзләре дә мөнәҗәтләр башкарганнар.

Килгән авыл халкы бу кичтә мөнәҗәтләрне тыңлап, күңел тынычлыгы алып, рәхмәтләрен әйтеп, кайтып киткәннәр.

 

Фотолар: Юлтимер мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев