Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Кирлегәч авылының игелекле улларыннан игелекле эш

Кирлегәчем - гомер бишегем төркеме бу турыда яза.

Кирлегәч авылының яңалыкларын һәрдаим хәбәр итеп торучы Әлфия апа Магизянова-Галимова яза.

"Әлмәт шәһәрендә гомер итүче, һәрвакыт авылыбыз яңалыклары белән хәбәрдар булган,авылда яшәүче яшьтәшләре белән аралашып торучы егетләребез - Сахапов Наиль Исмагил улы, Минибаев Наил Зөфәр улы, Мулюков Илгизәр Әгьзам улына авылдашлар исеменнән рәхмәт белдерәбез! Алар авылга кайтып, мәдәният йорты директоры Шигапов Тәлгать  белән берлектә, сугыш ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлнең йолдызын буяп, матурлап киттеләр. Һәрвакыт шулай авылны онытмагыз,туган-үскән җирне искә алыгыз!

Җиңү бәйрәме алдыннан Галимов Нәҗип абыйның улы Рөстәм кайтып, коймаларын буяп, матурлап киткән иделәр. Шулай авылны кайгыртып ,искә алып торган өчен авыл халкы барыгызга да олы рәхмәтләр булсын. Сау сәләмәт булыгыз!",- дигән хәбәр язылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев