Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылы мәктәбен җиде егет тәмамлады

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар гөрләп узды.

  Быел Куакбаш авылы мәктәбен җиде егет тәмамлады. Соңгы кыңгырау бәйрәменә егетләрне котларга Лениногорскидан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов (ул үзе дә шушы авылныкы), Мәгариф идарәсеннән методист Элиза Әхмәдиева, Куакбаш авылы депутаты Илдар Ягъфәров һәм аграр хуҗалык җитәкчесе Ильяс Ганиев килделәр.

Чыгарылыш – 9нчы класс укучылары концерт номерлары әзерләгәннәр. Дулкынландыргыч мизгелләрдә укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Мәктәп директоры Венера Вәлиева фикеренчә, һәр чыгарылыш – мәктәп елъязмасы тарихына бер бит өстәү дигән фикердә тора. “Безнең мәктәптә укучылар саны бик аз түгел. Менә көзгә, 1 сентябрьгә 1нче сыйныфка җиде укучы килергә тиеш. Узган ел 8 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Менә бер ел укыдылар да. Без – укытучылар, укучыларыбызның һәр уңышына шатланып торабыз. Мәктәпне тәмамлап китсәләр дә, алар турында онытмыйбыз. 9нчы сыйныф егетләренә уңышлар телим”, - ди ул.

9нчы сыйныфларны беренче тапкыр мәктәптә каршы алып, аларны укырга-язарга өйрәткән укытучы – Илгизә Галимова. 5нче сыйныфтан класс җитәкчесе булып Ләйсән Зиатдинова килә.
-    Әлеге класс – минем беренче чыгарылышым.2017 елда  беренче тапкыр класс җитәкчесе булгач, болай да дулкынланам, өстәвенә барысы да малайлар. Бу класс белән эшли алырмынмы икән, авыр булырмы икән дигән уйлар туган иде ул чакта. Тик укучыларым шик-шөбһәләремне таратты, тәртипле генә укып чыктылар. Дөрес, малайлар шук инде, алар белән эшләү алымнары да башка төрле. Укучыларым арасында көрәш белән шөгыльләнүче – Нияз Галиуллин бар, ул көрәш ярышларында даими рәвештә алдынгылыкны ала, күптән түгел авыл мәктәпләре арасында узган милли көрәш буенча абсолют батыр исемен алды. Адель Ситдиков шулай ук – спорт белән шөгыльләнә, ярышларга йөри, урыннар ала. Калган укучылар авылдагы хоккей командасына йөрделәр, - дип сөйли Ләйсән Рәшитовна.

Тугызлар төп дәүләт имтиханының берсен тапшырган.Алда әле тагын сынаулар көтә. Егетләр киләчәктә укуларын Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск уку йортларында дәвам итәргә уйлап торалар.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X