Реклама
15-18 майда республика Костер үзәге базасында "Инициатива 2017" фестивале үтте. Анда безнең "Содружество" балалар иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә катнашып, призлы урын алып кайтты. Фестиваль кысаларында өч конкурс үтте. Лениногорскиның "Содружество" балалар район советы оешмасы "2017 ел активы" конкурсында беренче урын алды. "Минем Инициатива " конкурсында өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз