Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратай балалары экологик сәяхәттә булдылар

Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе "Челтерәп аксын чишмәләр" дип исемләнгән экологик сәяхәт оештырды.

 

Бу хакта китапханә ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәр итә.

Белгәнебезчә һәр авылның тарихында челтерәп аккан чишмәләр күренекле урын алып тора.


"Авылыбызда һәр чишмәнең тарихын белүче Гафиятуллина Флюра апа бар. Без төрле яшьтәге балалар белән Мөэмин-Каратайның берничә чишмәсенә барып, аның тарихы белән таныштык. Балалар "Зирекле", "Юлдаш", "Алачык" чишмәләренең барлыкка килүе, бүгенге халәте белән таныштылар. Флюра апа әйтүенчә "Алачык" чишмәсе заманында ярты авылны искиткеч тәмле суы белән туендырган", - дип яза Таһир абый Шәмсуаров.

Һәр авылның табигате, бүгенгесе, киләчәге, халыкның рухи көзгесе чишмәләр белән бәйле. Әгәр дә яшь буын шуны белеп, күреп үсә икән, алар киләчәктә дә әлеге сулыклар язмышына битараф булмаячак. Кыскасы, челтерәп аккан чишмәләрне сакларга, киләчәктә дә челтерәп агуларын тәэмин итәргә тиешбез, ди ул.

Авылының ихтирамга лаек шәхесе, тегүче, чигүче, һәр чишмәнең тарихын белүче Флюра апага Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе исеменнән тирән рәхмәт белдерәләр.

Фотолар: китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев