Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортына яңа гармуннар кайтты

Гармунчылар шат.

Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йорты өр-яңа татар гармунлы булды. Әлбәттә, бу авыл өчен зур, ничә еллар көтелгән мәдәни байлык. "Димәк, киләчәктә безнең гармунчыларыбыз авыл, район, шәһәр күләмендәге мәдәни чараларда, гармунчылар бәйгеләрендә катнашырга мөмкинлек бар дигән сүз. Ә бит чыннан да авылыбыз элек-электән гармунчылар белән дан тоткан. Киләчәктә авыл урамнарында гармун тавышы тынмаячак", - ди шушы авылда яшәүче Таһир Шәмсуаров.

Өч яңа гармун  Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова тырышлыгы ярдәмендә кайткан. Гармунчылар, авыл халкы моңа шат, рәхмәт белдерәләр.

 

фото: авыл мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев