Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайдан язалар: бердәм булып яшибез

Шәһәребездә, Лениногорск авылларында гореф-гадәтләр, милли рухны чагылдырган мәдәниятыбызга багышланган чаралар даими узып тора.

Әлбәттә, бу үтә сөенечле, рухыбызны сафландыра торган күркәм күренешләр. Әле яңарак кына халкыбыз “Мәүлид”, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәр туган көнгә багышланган  бәйрәмне зурлап, билгеләп үтте.

29 сентябрьдә,  җомга намазыннан соң өлкән яшьтәге, шулай ук ислам диненә йөз тоткан ир-егетләребез Мөэмин-Каратай авылының иман нуры бөркелеп торган мәчеткә җыелды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: мәҗлескә Лениногорск шәһәре мәчетенең абруйлы, дәрәҗәле, тирән белемле, ачык йөзле  Габдерәзәк хәзрәтнең әлеге саваплы, дини чарага килүе, катнашуы, изге Коръән аятьләрен һәр мөэмин-мөселманга ихлас күңелдән ирештерүе кояшлы мизгелләрне иман нуры белән пакълады.

 Мөэмин-Каратай авылы җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы авыл җирлегенә караган тармакларда эшләүчеләр ярдәме белән бәйрәм уңаеннан мул аш-су табыны хәстәрләгән, ризык - нигъмәтләргә бай табында сыйлану күңелләрдә рәхмәт хисләре уятты.

Әлбәттә, югарыда әйтелгәннәрнең үзәгендә һичшиксез, Мөэмин-Каратай авылы имамы, мулласы Сәхапов Рәис Харис улы тора.  Авыл мәчете белән авыл җирлеге арасындагы теләктәшлек, уртак максатчанлык, хак динебезгә күркәм мөнәсәбәтләре, туасы таңнарга өмет белән караганлыкны искәртә. 

Әле күптән түгел генә “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениясе хезмәткәрләренең минем иҗатыма багышланган тапшыру төшерергә Мөэмин-Каратайга килгәч,  тирә-юньгә иман нуры таратучы, бар яктан килгән мәчетебезгә кереп, авыл имамы, Сәхапов Рәис Харис улы белән җанлы әңгәмә коруларын да ассызыклап үтәсе килә.

Һәр дини бәйрәмне тиешенчә, җиренә җиткереп уздырганы өчен авылның имамы Сәхапов Рәис Харис улына һәм шулай ук барлык авылдашларга тирән рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә.


Таһир Шәмсуаров

фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев