Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мордва Кармалка авылының «Пизёлнэ» ансамбле оешуга быел - 20 ел

Телгә хөрмәт әти-әнидән, әби-бабайдан гаиләдән килергә тиеш. Әнә шулай диләр районыбызның Мордва Кармалка авылының “Пизёлнэ” ансамбле катнашучылары.


Шушы көннәрдә матди мирасны саклау һәм алга таба алып баруда зур өлеш кертүләре өчен Мордва Кармалка мәдәният йортында эшләүче  “Эрзянь-Кудо” музее  Татарстан Мәдәният министрлыгыннан Рәхмәт хаты алды. Әлеге милли музей “Пизелнэ” ансамбле катнашучылары ярдәме белән барлыкка килгән.

“Пизелнэ” фольклор ансамбле 2003 елда оеша. Димәк, быел ансамбльнең  мәдәни тармакка үз өлешен кертүләренә – 20 ел. Ул чакта ансамбль үз эченә төрле һөнәр хатын-кызларын берләштерә. Ансамбль үзенең беренче чыгышын авылда Әниләр көненә багышланган концертта тәкъдим итә.

“Авыл халкы бик ошатты беренче чыгышыбызны, - дип сөйли ансамбльгә нигез салучы, коллектив җитәкчесе Валентина Кудашова. – Репертуарда халык күңеленә якын булган туган телдә яңгыраучы мордва җырлары бар иде. Аннары халык белән эрзяларның йолаларын, бәйрәмнәрен үткәрә башладык, әйтик, Балтай, Рождество, Масленица”, - дип сөйли Валентина Георгиевна.

Ул – шулай ук мәдәният йорты җитәкчесе дә. Аның җитәкчелегендә “Пизёлнэ” еллык календарь кысаларында авыл җирлеге чараларында актив катнаша. Балтай бәйрәменә тирә-як райннардан, Казаннан, Самарадан килүчеләр дә аларны танып тора, бәйрәмне күңелле уздыруга ансамбль өлеш кертә.

Коллективта бүгенге көндә 10 кеше. Арада күптәннән инде ансамбльдә булучылар: Надежда Венедиктова, Мария Мартыненко, Татьяна Есипова бар. Сүз уңаеннан, Надежда Гавриловнага шушы көннәрдә 70 яшь тулды.

 Гармунчы Михаил Венедиктов киләчәк буынга мордва җырлары калдырган, туган авылы турында иҗат иткән җыр авылның гимнына әверелә. Кызганыч, 2020 елда гармунчы вафат булган. “Пизёлнэ” ансмбле регионара, республика, зональ, район бәйрәмнәре-чараларында, конкурс-фестивальләрдә һәрвакыт үзләренең  күркәм чыгышлары белән халык мәхәббәтен яулый.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында көньяк-көнчыгыш ветераннар арасында узган фестивальдә (“Живая нить традиций народов РТ”) икенче урын алалар. Июль аенда “Шумбрат” республика мордва бәйрәмендә катнашып кайталар. Алар өчен иң зур дәрәҗә – 2017 елда халык ансамбле дигән исем бирелүдер, мөгаен. “Ата-бабаларыбызның васыятьләре зур булмаган мордва халкына югалмаска һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклап калырга ярдәм итте”, - ди ансамбль җитәкчесе.

Мордва милләтенең милли костюмнары да үзенчәлекле өлге, үзенчәлекле бизәкләре белән аерылып тора. Хатын-кыз милли костюмнары бигрәк тә ачык, якты төсләргә бай. “2015 елда грант откан идек. Шушы грант хисабына сәхнә костюмнары тектердек. Безнең 5 комплект борынгы киемнәр-костюмнар бар”, - ди Валентина Кудашова.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды.

Фотолар: Розалия Мостафина һәм В . Кудашовадан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев