Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районда унөченче ФАП ачылды

Тимәш авылы халкының күптән көтелгән хыялы тормышка ашты: яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Шунысы да мөһим: әлеге ФАП - Россиядә быел "Сәламәтлек" илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча сафка бастырылган беренче бина-объект.

 

Медицина ярдәме алырга теләгән Тимәш авылы халкына хәзер салкын медпунктта өшеп утырырга туры килмәячәк. Иске бина бик нык салкын булды, дип сөйләде авыл халкы, шушы салкынлык аларның үзәкләренә үткән бугай.

Әнә Тимәштә яшәүче Муназагия Галимова әйтүенчә, иске медпункт белән яңасы аоасында аерма – җир белән күк арасы. “Сезнең аны күргәнегез булмагандыр. Ул шулхәтле иске, үзе суык, эчке кысрык иде. Фельдшерыбыз Светлана янына килүчеләр күп булганда, кайчан бушар икән дип, калган халык коридорда көтеп басып тора идек. Хәзер, Аллага шөкер, менә нинди матур яңа бина калкып чыкты. Безнең гозерне ишеткәннәре өчен администрация җитәкчелегенә, Хөкүмәткә, авыл советына, төзүчеләргә бик зур рәхмәт әйтәбез”, - ди ул.

Муназагия апа медпунктка еш мөрәҗәгать итәргә туры килә, ди. Әтисе сугыш ветераны, әнисе – донор булган. Фельдшер Светлана Мишакина турында да бары яхшы яктан гына сөйләде ул. “Ул – безнең хөрмәткә ия зат. Әти-әни янына һәрвакыт укол ясарга килә иде. Соңгы юлга озатканда да килеп, янда булды, бик зур рәхмәт аңа”, - ди.
Муназагия апа Галимова авылда ФАП төзүне сорап, Россия җитәкчелегенә кадәр барып җиткән. “Россия Президенты Владимир Путин белән булган туры элемтәгә чыктым һәм гозеремне җиткердем. Менә рәхмәт төшкерләре, тиз арада төзеп тә куйдылар”, - ди.

Тимәш авылындагы элеккеге медпункт бинасын сүтеп, аның урынына яңасы төзелде. Гомуми мәйданы 78,35 кв. м. булган модульле бинаны сафка бастыру өчен 8 190, 36 мең сум тәшкил итә. Яңа медицина оешмасы 793 кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Медпунктта яңа җиһазлар кайтартылган, интернет үткәрелгән.

Яңа бинаның мөдире –  Светлана Мишакина, шәфкать туташлары ассоциациясе әгъзасы, югары квалификация категориясенә ия, 41 еллык эш стажы бар. “Безнең өчен яңа бина – зур шатлык. Мин монда берүзем генә эшлим. Олылар һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтәм. Диспансеризацияләр, медицина тикшерүләре дә үткәрәм. Минем хезмәт күрсәтүдәге 793 кешенең 325е – хезмәт яшендә, 355е – пенсионерлар. Бүгенге көндә ике йөкле хатын-кыз бар, быел өч бала туды.  Иске бина 70 нче елларда төзелгән, канализация, суы юк иде. Газ белән җылытылса да, аның җиһазлары иске булу сәбәпле, салкын булды. Соңгы елларда ремонт үткәрелде, тәрәзәләр алмаштырылды, су-канализация үткәрелде. Бераз яхшырды. Ә менә яңа ФАПка кергәч, бөтенләй икенче төрле хис итәсең икән, искесе белән чагыштырып та булмый”, - ди.

Тимәшлеләрнең шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Рәгать Хөсәенов авылларда яңа ачылган ФАПларны олылар өчен клуб дип йөртәм, дип шаяртып алды. “Авыл халкы чирләп китүгә иң беренче медпунктка фельдшер янына килә. Монда килгәч, танышын, күршесен дә очрата. Фельдшерны да өйгә чакырта ала. Әле ярый сезнең фельдшерыгыз бар, кайбер авылда ул да юк бит. Авыл җирлекләрендә программалар эшләп тора. Менә Тимәштә авыл советының яңа бинасы да бар, клуб ремонтланды, мәктәп тә әйбәт. Автобус мәсьәләсен генә хәл итәргә кирәк. Моның буенча да сөйләшүләр бара”, - диде Рәгать Галиәгъзамович.

Ул төзүче оешмага муниципалитетның Рәхмәт хатын тапшшырды.

Әлеге медицина оешмасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов тантаналы ачылышта хәбәр итте. “Бүген исә Тимәш авылында Россиядә быел "Сәламәтлек" илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча сафка бастырылган беренче медицина бинасын ачабыз. Бүгенге шатлыклы вакыйга белән котлыйм”, - диде.

2012 елдан башлап ФАП төзү буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә республика программасы эшләп килүен һәм шушы еллар эчендә Татарстанда 660тан артык объект сафка  басуын әйтте. Узган елдан исә Россия Президенты инициативасы буенча "Сәламәтлек" илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы эшли башлаган. Татарстан әлеге программадан читтә калмый.

 Илдар Фатихов ФАП мөдире Светлана Мишакинага сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәтен белдерде.

Истәлек билгесе итеп, кунаклар яңа медпункт янында чыршы агачлары утырттылар.

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫ БЕЛӘН "ЗАМАН СУЛЫШЫ" ГАЗЕТЫНДА УКЫРСЫЗ.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев