Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Рәшидә апа Ихсановага – 95 яшь

20 август көнне Урдалы авылының иң олы кешесе Рәшидә апа Ихсановага 95 яшь тулды.

Шул уңайдан, авылыбызның социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре Рәшидә апага сюрприз ясарга булдылар.

Гөлнара Мостафина табын әзерләргә булышса, Рушания Саримова, Гөлия Мәрданова, Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнара Рәхимова тантананың тәбрикләү өлешен оештырдылар.

Гармунсыз бәйрәм бәйрәм буламы инде, аларга һәвәскәр гармунчы Рәшит абый Нуриәхмәтов кушылды.

Юбиляр яшәгән урамны дер селкетеп, гармунда татар халык көйләре уйнап, оештыручылар бәйрәм буласы йортка юнәлде.

Ишек алдында аларны юбиляр үзе каршы алды, дәртле бию көенә кызларга кушылып, биеп тә алды. Рәшидә әбине котларга күршеләр, туганнары җыелган, шәһәрдән оныклар да кайтып төшкән.

Тантананы оештыручы кызлар, Рәшидә апага теләкләрен матур шигъри юллар белән җиткерделәр, “Картаямени соң йөрәк”, дип җырлап та бирделәр.

Аннары бәйрәм тәмле ризыклар белән тулы табын артында дәвам итте. Социаль хезмәткәрләрнең сюрпризы тантананың сәбәпчесе Рәшидә апага да, килгән кунакларга да бик ошады.

Рәшидә апа, кызлар бүләк иткән күлмәкне киеп, кунакларны кул болгап озатып калды.

Рәшидә апа Ихсанова, тыл һәм хезмәт ветераны.  Тумышы белән шушы авылдан, бөтен гомерен туган колхозына багышлаган кеше.

Тормыш иптәше, сугыш ветераны Харис абый белән бердәнбер кызлары Әлфияне тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озаталар. Тик бабаеның гомере генә кыскарак була шул. Йөгереп эшләп йөргән җиреннән кинәт кенә үлеп китә.

Хэзерге вакытта, Рәшидә апа кызы белән бер-берсенә терәк булып яшәп яталар. Ялларда оныклар кайтып хәл белеп, йорт эшләрендә ярдәмләшеп китәләр.

Рәшидә апа, шундый зур яшьтә булуына карамастан, күзлексез пенсия акчасын үзе кул куеп санап ала, колаклары әйбәт ишетә, үз акылында, үз аякларында, “Сөбһаналлаһ”, диясе генә кала.

 

Альфинур Галимова, Урдалы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев