Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сарабиккол авылы артистлары спектакль куйды

Сарабиккол халык театры тамашачыларга рухи азык бүләк итте: Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм” комедиясен сәхнәләштерделәр, премьера тәкъдим иттеләр.

 

 Сарабиккол авылы артистлары да тамашачыларны һәрвакыт спектакльләр белән сөендереп тора. Биредә театраль коллектив 1986 елда оеша. Аның чишмә башында шушы авылның хөрмәтле кешесе Роберт Мусин тора. Аның театрда эшләү тәҗрибәсе булган һәм Сарабикколда да шушы юнәлешне башлап, үстереп җибәрә.

2020 елда театр халык театры исемен ала. Хәзер алар – “Алтын битлек” Сарабиккол халык театры дип атала. Соңгы бер-ике елда пандемия сәбәпле, спектакль сәхнәләштерә алмадылар, тик онлайн рәвештә булса да, спектакльләр, скетчлар күрсәтелде.

Гомумән, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнара Саримова әйтүенчә, бер генә бәйрәм чарасы да скетчларсыз, мини-спектакльләрсез үтми, рольле әсәрләр күрсәтелә, куела. “Без театр тормышы белән яшибез, шуның эчендә кайныйбыз. Балалар белән эшләгәндә дә рольле күренешләр өйрәнәбез, күрсәтәбез”, - ди Гөлнара ханым.

Спектакльләрне сәхнәләштерергә төрле темалар буенча алыналар. Быел менә комедия буенча эшләделәр. Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм” пьесасы – көлкеле булса да, уйландыра торган. 

Спектакльне сәхнәгә куючы – мәдәният йорты директоры Раушания Мортазина.

Гөлия Хамитова, Раушания Мортазина, Айсылу Садриева – премьерада катнашты.

 

Язманы тулырак "Заман сулышы"нда киләсе атнада укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев