Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сарабикколдагы чишмә ел саен җәй җитү белән матурая

Фотодагы әлеге матур чишмә районыбызның Сарабиккол авылында урнашкан. Шушы авылда гомер иткән Хәлим Кашапов чишмәсе.


Авылларны чишмәләр ямьләп тора. Сарабиккол авылында бик күп алар. Чишмәләргә монда берсеннән-берсе матур исемнәр дә биргәннәр: “Тегермән чишмәсе”, “Мәсгут чишмәсе”, “Мортаза чишмәсе”, “Бабай чишмәсе”, “Сара чишмәсе”, “Салкын чишмә”, “Каенлы чишмә”, “Кызылъяр чишмәсе” һәм башкалар. Читтә яшәүче авылдашлар да чишмәләрнең сихәтле суларын сагынып кайта икән.

Хәлим Кашапов – Сарабикколның данлыклы балта остасы булган. Авылдашларына, тирә-яктагы авылларның кешеләренә дә йортлар салып биргән. Кулы эш белгәч, чишмәне дә бик матур “өйле” итеп, ясап куйган. Шулай ук Минәкъдәс Фәтхетдинов та булышкан. Йортлары янәшәсендә генә булган чишмә һәрвакыт төзек, чиста булып торган. Аның тәмле суын эчкәннәр, апалар, яшь киленнәр кер чайкаганнар. Хәзер исә әлеге чишмәне Хәлим Кашаповның кызы –  Сәрия апа белән ире Хәлил абый белән карап торалар.  Чишмә өстендәге кечкенә өйне буяп, аңа чәчәк рәсемнәре төшереп, ялт иттереп куйганнар. Сәрия апаның рәсемгә кулы ятып тора, чөнки ул рәсем ясау белән шөгыльләнә, акрил буяулар белән ясый икән. “Такталарда рәсемнәр бик тигез килеп чыкмый”, - ди.

 Чишмә өендә чәчәкләр, ике әтәч рәсеме ясалган. Бизәкләрне дә үзгәртеп тора икән.    

Чишмә янында гына Сәрия апа үскән, туган нигез. “Хәзер анда беркем дә яшәми. Өй янындагы бакчага бик күп җимеш агачлары: алмагач, слива утырттык. Шулай ук башка агачлар да үсә. Ә йорт янында биек булып үскән агачларны кистерттек. Газ торбасына тию куркынычы бар иде. Авылга кайтып, китеп йөрибез. Әти үз куллары белән төзегән йорт кадерле, нигез якын тора. Ә чишмәгә килгәндә, ул ничек элек көчле итеп аккан булса, бүген дә агышын туктатмый, агымы көчле”, - дип сөйли Сәрия ханым. Ул авылда чишмәләрнең бихисап күп булуын әйтте. “Гомумән, Лениногорск ягы чишмәләргә бай. Керкәле, Шөгер якларында никадәрле алар”, - ди.

 

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында 19 майда басылды.

Фотолар: Сәрия Багаутдинова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев