Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылыдан Равил Сафин табигать серен китаптан эзләми, үз тәҗрибәсендә туплый

Авылыбызда үзләренең яшәү рәвешләре, тырышлыклары белән үрнәк алырдай гаиләләр шактый. Бу язмам шундый гаилә хуҗасы — Равил Камил улы Сафин турында.

Аларның йорт яныннан тиз генә үтеп китә алмыйсың. Күз шунда ук йорт алдындагы чәчәк бакчасына төшә. Төрле төрдәге чәчәкләр күзне иркәли, әкият дөньясында йөргән кебек буласың. Әйе, йорт хуҗалары икесе дә матурлыкны, табигатьне сөючеләр. Равил абый белән сөйләшергә, киңәш сорарга җиңел, күпне белә, тәҗрибәсе зур.

Совет чорында колхоз председателе, парторг, агроном булып эшләгән кеше. Колхозлар беткәч, районда беренче булып, гаилә фермасы оештырып җибәрүче дә ул. Сөт-ит җитештерү, аларны урнаштыру, печән әзерләү мәшәкатьләрен үткән. Ул табигать белән бергә атлап, аны тоеп, үсемлекләрнең телен аңлап яши.

Тормыш иптәше Рузалия ханым да беркемдә булмаган бүлмә гөлләре, бакча чәчәкләре үстерергә ярата. Равил абый җимеш, яшелчә белән бакча баета, күңел өчен умарта тота. Билгеле, бу байлыклар җаның-тәнең белән эшне яратып, иренмичә эшләү нәтиҗәсе. Шуңадыр инде Түбән Чыршылы мәктәбен тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, агроном белгечлеге алып, Лениногорск идарәсенә эшкә кайта. Берничә айдан авылга өлкән агроном итеп эшкә чакыралар. «Спартак» колхозы кырларыннан мул уңыш алынды, тәҗрибә уртаклашырга тирә-як авыллардан белгечләр өчен семинарлар уза иде. Клуб артындагы бинаны чаңгы базасы итеп ясадык, чаңгылар кайтарылды. Ел саен Кышкы сабантуйны гөрләтеп уздыра идек", — дип искә ала Равил абый.

Инде менә 20 елдан артык вакыт аның эше мәктәп системасы белән бәйле. Монда аны агротүгәрәк алып барырга чакыралар. Укучыларга агач утырту серләрен өйрәтә, хезмәт тәрбиясе бирә. Клуб һәм мәктәпне газ белән җылыту котельныенда оператор булып эшли. Хәзерге вакытта каравыл хезмәтен башкара. Мәктәп җитәкчесе Гөлия Камил кызы да Равил абый турында яхшы фикердә: "Без игътибар биреп җиткермәгән эшләрне күреп, мәктәп тирәсендәге агач-куакларның үсешен күзәтеп, эш-киңәшләре белән ярдәм итеп торучы өлкән хезмәттәшебез ул",-ди.

Тормыш иптәше Рузалия апа туган телдән белем бирде,15 елдан артык мәктәп җитәкчесе булып эшләде. Ике мәктәпне иңләгән мәйданда нинди генә яшелчә, җимеш үсмәде: 30 төп алмагач, 60 төп роза ямь биреп утыра иде.

Сафиннар  4 балага яшәү биреп, югары уку йортларында укытып, башлы-күзле ясап, оныкларга куанып яши алар. Биш оныкка тәмле бакча җимешләре үстереп, тәм-том пешереп көтеп торалар.

Алсу Муллагалиева, Түбән Чыршылы.

фотолар: Сафиннарның гаилә архивыннан.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында 4 август санында басылды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев