Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Укытучым - хөрмәтле остазларыбыз

Түбән Чыршылы мәктәбендә 38 ел рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан Энҗе Шәрифуллина яшь буынга белем бирү генә түгел, алар өчен һәръяклап үрнәк шәхес, алыштыргысыз остаз, психолог, илһам бирүче, матур эшләргә рухландыручы да булган.

Энҗе Шамиловна Алабуга педагогия институтын тәмамлап, укытучы белгечлеге ала, Түбән Чыршылы мәктәбендә 1976 елда эшчәнлеген башлап җибәрә. “Мәктәпкә эшкә килгәч, мине – яшь белгечне нечкә күңелле, итагатьле, гадел директор – Һади Хәйруллин каршы алды. Завуч булып эшләүче Салих Фәтхетдинов та бик әйбәт укытучы итеп исемдә калды. Мин аларны остазларым итеп кабул итәм”, - дип сөйли Энҗе Шамиловна.

Ул – данлыклы Зиннуровларның укытучылар династиясеннән. Зиннуровларның педагоглык династиясендәге стаж 370 елдан да артып китә (авт. әлеге династия турында узган ел газетта мәкалә чыкты). Энҗе апаның әтисе – Шамил абыйның 5 кызы да әлеге һөнәрне дәвам итүче. Алай гына түгел, хәзер аларның балалары да укытучы. Әйтик, Энҗе апаның ике кызы да Әлмәт медицина училищесында укыта.

Энҗе Шамиловна  Керкәледә туган, Чкалов мәктәбен тәмамлаган. Түбән Чыршылыда эшли башлагач, мәктәптә яңалыклар кертүче дә ул була. “Пушкин балы”, “Высоцкий кичләре” дигән чаралар аның тәкъдиме белән үткәрелә башлый, ачык дәресләр үткәрә, тәҗрибәсе белән алмаша. “Гел эзләнеп, укучыларга ошасын, укучылар тирән белемле булсын дип эшләдем. Инновацион технологияләр заманасы да читләтеп үтмәде, аларны да үзләштерергә туры килде”, - ди. Россия  Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны исемнәренә лаек булган Энҗе Шәрифуллинаның күп кенә укучылары да укытучы һөнәрен сайлаган.

Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны исемнәре алган Гөлия Гата кызы Гәрәева гомеренең 36 елын балалар укытуга багышлаган, башлангыч сыйныф укытучысы була. Казан дәүләт педагогия училищесында белем алып, туган авылына – Түбән Чыршылы мәктәбенә эшләргә кайта, 1966 елда пионервожатый булып эшчәнлеген башлый, аннары укытучы итеп билгелиләр. Гөлия ханым авыл тормышында, кичә-концертларда да еш катнашкан.

Аның эшен дәвам итүче кызы Гүзәлия Ганиева болай ди: “Әнинең мәктәптә үткәргән чаралары, дәресләре һәрвакыт мавыктыргыч, методик таләпләргә туры китерелеп үтә иде. Әти-әнинең яшьлекләре кайнап торган чакта авыл клублары да гөрләп торган. Концертларда  әнием алып баручы була. Ул 10 – 12 битле cценарийны яттан белгән. “Пенсиягә озату кичәсе” кебек чараларда әни үзәк телевидение дикторы В. Леонтьеваны хәтерләтә иде. Һәр пенсиягә үзе турында әнинең сөйләвен көтә торган булган”, - ди.

Гөлия Гәрәева әйтүенчә, аңарда укып чыкканнар арасында бик күп һөнәр ияләре бар. “Үземнең һөнәрне дәвам иткән укучыларым Муллагалиева Алсу, Әхмәдиев Ришат, бүгенге көндә мәктәптә директор булып эшләүче Вафина Гөлия белән чиксез горурланам. Шулай ук Мәгариф идарәсендә җитәкче урынбасары булып эшләгән Урманова Галия дә – укучым”, - ди Гөлия ханым.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев