Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урдалы авылы волонтеры һәм социаль хезмәткәрләр мөмкинлеге чиклеләр өчен чәй табыны оештырды

Инвалидлар декадасы бара.

Районыбыз авылларында яшәүче, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга җылылык, игелек күрсәтәләр, мәрхәмәтле гамәлләр кылалар.

Урдалы авылында социаль хезмәткәрләр: Гөлнара  Мостафина , Гөлия Марданова,  Миләүшә Зиянгирова,  Дания Гарифуллина үзләренең карамагында булган физик мөмкинлеге чиклеләр өчен чәй табыны оештырганнар.

Табынны авылның актив, ярдәмчел волонтер Рәзинә Шәйдуллина өендә әзерләгәннәр. Мул табын артында физик яктан мөмкинлеге чиклеләрне тәм-томнар белән сыйлаганнар, аш пешергәннәр.

"Бу изге эш өчен Ходай Тәгалә үзләрен зурласын!" - дип хәбәр иттеләр авыл китапханәсеннән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев