Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратай авылында төзекләндерүдән соң «Дегет кулы» чишмәсе ачылды (+ фотолар)

Зур бәйрәм итеп ясап, тантаналы рәвештә ачтылар.

Милли күлмәкләр кигән ханымнар чишмәгә килүчеләрне тәмле су белән сыйлады.

Зәй-Каратай авылы территориясендә тагын бер ямьле урын барлыкка килде. Исегезгә төшерик: биредә узган шулай ук төзекләндерүдән соң искиткеч матур “Тегермән коесы” чишмәсе ачылган иде.

Быел исә “Дегет кулы” чишмәсе төзекләндерелде. Бу – нефтьчеләрдән зур бүләк.

Ачылыш тантанасында авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова шушы чишмәне төзекләндерүдә катнашкан предприятие хезмәткәрләренә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Авыл имамы Илдус хәзрәт чыгыш ясады. Авылның хөрмәтле кешесе, озак еллар укытучы булып эшләгән Сылу Насыйбуллина да изге теләкләр җиткерде, шушы ямьле урынны кадерләп саклыйк, диде.

Зәй-Каратай мәктәбе укучылары шигырьләр әзерләп килгән иде.

Авылның “Рәйхан” ансамбле концерт номерлары тәкъдим итте.

Зәй-Каратай авыл җирлегендә “Дегет кулы” дигән атама узган гасырның 30-40нчы елларында барлыкка килә. Ул авылның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Бу урында дегет чыккан һәм анда дегет яндыра торган булганнар. Соңрак нефтьчеләрнең геологик разведкасы тикшеренүләре нәтиҗәсендә шул урыннан ерак түгел генә 4нче скважина куела. “Дегет кулы” тау битеннән чишмә дә саркып чыга.  Халык ул чишмәгә “Дегет кулы чишмәсе” дип исем бирә.


Чишмә урынын бик уңайлы һәм матур итеп ясап куйганнар. Монда шулай ук ял итү зонасы да бар.

Розалия Мостафина

Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев