Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зеленая Рощада яшәүче Илсөяр Сәлахованың тәүге китабы дөнья күрде

Авыл җирендә яшәп, туган авылның матурлыгыннан, ямьле урамнары, иркен болыннары, биек тауларыннан илһам алып яшәүче, шуны иҗатларында чагылдыручы якташларыбыз бар. Шуларның берсе – Илсөяр Сәлахова.

 

Аның исеме Яңа Иштирәк, Зеленая Роща авыллары халкына бик яхшы таныш. Берсе аның туган авылы булса, икенчесе гомер итә торган, шунда насыйп ярын тапкан авылы. Илсөяр Сәлахова тормышка гашыйк, һәрчак елмаеп, балкып тора, бернәрсәгә дә битараф түгел, башкаларның хәленә кереп, ярдәм кулы сузарга әзер кешелекле ханым. Ул – туган як, табигать һәм матурлык  җырчысы. “Кечкенәдән үк рәсем ясарга яраттым. Табигать күренешләрен ясый идем. Хәзер шигырь язганда да табигать матурлыгыннан илһам алып, шигъри әсәрләрне язып куям”, - ди.

Зеленая Рощада яшәп иҗат итүче Илсөяр Салахова шигърияткә соңрак килсә дә, гомер буе сәнгатькә гашыйк булган, концерт сәхнәсе аңа кечкенәдән үк таныш. Илсөяр ханымның әбисе матур җырлаган, шулай ук әти-әнисе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр булган.

Алай гына да түгел, ул җыр ягыннан да оста. Яшьтән үк агитбригадалар белән концерт куеп йөргәннәрен искә алды. Шундый концертларда ул күбрәк сәнгатьле итеп шигырьләр укып йөргән икән (ул вакытта әле кайчан да булса шигырь язармын дип уйламаган). Илсөяр ханымның бертуганнары да бергә җыелгач, балачакларын, туып-үскән нигезне искә алалар, энесе исә гармунда уйный.

Шигърияткә 34 яшьләрдә генә килә, бүгенге көндә байтак шигырьләре тупланган. Социаль хезмәткәр булып эшләгән чагында, бер бәйгедә катнашканда, аңа икмәк турында шигырь язарга кирәк булган. Икмәк турында шигырь – аның беренче иҗат җимеше. Шуннан аның иҗатын якыннары, танышлары үз иткән, “синнән шигырь язу килеп чыга бит” дип үсендергәннәр. Һәм Илсөяр апа күңелендә булганнарны шигъри юлларга төшерә башлый. Иҗат итәргә энергия, илһам кайдан аласың дигән сорауга, табигатьтән, матурлыктан, ди. Язмам герое –  чәчәкләр патшабикәсе, өй, бакча гөлләрен үстерергә ярата. Аларны моңлы көйләр белән җырлый-җырлый үстерә.

“Бакчада 30 төрле чәчәкләр күңелгә рәхәтлек биреп үсеп утыралар. Җәй көне иртән бакчага шулар янына чыгып баскач, шушы гүзәллеккә карап, ничек инде илһам килмәсен”, - ди. 

Чәчәкләрне яратуы балачагыннан ук килә. “Туган көнем июль аенда. Әти-әни шул көндә кырдан чәчәк бәйләме алып кайта иде. Шуңа да чәчәкләрне бик яратам”, – ди ул. 

Күптән түгел Илсөяр ханымның иҗатында күңелле вакыйга булды: аның “Яшьлегем эзләре” дигән тәүге китабы дөнья күрде. Әлеге китап Лениногорскида басылган, тиражы зур түгел. “Мин әлеге китапны сату өчен дип чыгармадым. Шигырьләрем бергә тупланып торсын дип эшләнгән уем иде. Анда 60 тан артык шигырь керде”, - ди ул. Юбилей алдыннан зур бүләк булган бит бу: 60 яшьлеккә – 60 шигырь дигән сыман килеп чыккан.

Зеленая Роща авылы китапханәсендә китапны тәкъдим итү чарасын уздырганнар. Монда Илсөяр ханымның бертуганнары: Минзәлия, Миләүшә, тормыш иптәше, дуслары, укытучылар, “Рябинушка” клубына йөрүчеләр, актив укучылар килгән. Шулай ук чараның кунаклары – шагыйрь Таһир Шәмсуаров һәм рәссам Альберт Усманов булган.

 

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды. 26нчы номерда укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев