Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яшәү ямен югалтмыйча, булганга шөкер итеп яши

Туган йорт җылысын саклап, өйдә әни исән-сау яшәгәндә, нинди рәхәт.

Әнә ул улым белән киленем  эштән кайта, чәй куйым, ашарга пешерим, яисә ял җитә, кызларым, кияүләрем, оныкларым кайтыр, килер дип пешеренә-төшеренә. Менә шулай гаилә җылысын саклап яши Рәисә апа Шәрифуллина, ә балалары, оныклары шушы җылы учак тирәсенә бергә җыела.

Лениногорскида яшәүче Рәисә апа Шәрифуллина – ачык йөзле, тынгысыз күңелле. Барысын да кайгыртып, барысы өчен дә борчылып яши. Балалары, оныклары хакында да кайгырта, яклый-саклый, туганнары, күрше-тирә халкы да аның киң күңеленә сыя. Менә шулай мәрхәмәт тулы күңеленә барысын да сыйдырып, хезмәтне яратып яшәп, 80 ел гомер узган да киткән.

Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан 1941 елның 23 маенда Чүте авылында дөньяга килгән. Әтисе Маннап абый фронтка китә, ә Рәисә апа бу вакытта ике айлык булып кала. 5 яшькә кадәр Чүтедә яшәгәч, гаилә әниләре Зөһрә апа белән районыбызның Трактор поселогына күченә.
-    Безнең балачак бик михнәтле елларга туры килде. Әтисез үссәм дә, ач-ялангач булмадым, - дип сөйли Рәисә апа. – Инәйгә бик зур рәхмәт. Бик уңган, тырыш булды. Шушы авыр елларда да сыер асрады. Әни аш-суга оста иде. Газаплы елларны сиздергәне булмады, үсеп җиткәч кенә шул елларга кире кайта-кайта, инәйгә ничек авыр булганы турында еш искә төшердем, хәзер дә күңелем түрендә ул. Җырчы Г.Сафинның “Уфалла арбасы” җырын тыңлаганда инәй күз алдымда тора, - ди Рәисә апа.

1960 елның язында Иске Иштирәк егете Әсгать Шәрифуллин белән гаилә корып җибәрәләр.  Рәисә апа төшкән җирендә таш була. Гаилә мәшәкатенә чума, төп йортта яшиләр. Икәүләшеп Куйбышев исемендәге колхозда тырышып хезмәт итәләр: Рәисә апа төрле эшләрдә эшли, Әсгать абый шофер була. Аннан гаиләне түгәрәкләндереп, сабый авазлары яңгырый:  бер-бер артлы ике кыз -  Фәридә, Минзилә туа.
Гаилә ишәя, Әсгать абый гаиләдә олы бала  була, шунлыктан төп йорттан аерылып чыгалар. Яши-яши дүртпочмаклы йортка тагын ике почмак өстәргә туры килә. Гаиләдә өченче бала – малай, аннары дүртенчегә кыз туа.
Балаларны үстерергә, кеше итәргә кирәк, Рәисә апа белән Әсгать абый, җиң сызганып, тормыш алып баралар, мал-туар, кош-корт асрыйлар. Шул ук вакытта колхозда да фидакарьләрчә эшлиләр. Гомумән алганда, Әсгать абый бик тырыш кеше була. Чын мәгънәсендә, гаиләнең терәге. “Кешеләр белән аралаша белә иде, - дип сөйли кызлары. – Дуслары да күп булды. Машинада эшләгәч, печәнне дә, утынны да алып кайта иде. Аннан без күмәкләшеп эшлибез. Хезмәткә тәрбия көчле булды”, - ди балалары.
Яңадан нигез корырга туры килә Әсгать абыйга, җитмешенче елларда өч бүлмәле яңа йорт салып керәләр.

Гомер арбасы әкрен генә хәрәкәт итүен дәвам итә. 1980 елларда ир белән хатын тәвәккәлләп, Үзбәкстан якларына юл тоталар. Биредә магистраль газүткәргеч төзелешендә катнашалар. Гаилә башлыгы төзелештә – машинада эшли, торба ташый, ә Рәисә апа пешерүче вазифасында.


Тик Үзбәкстандагы җайлы тормыш үз көенә генә бармый шул, туксанынчы елларда ыгы-зыгы башлана һәм Шәрифуллиннар Лениногорскига кайтып төпләнәләр. Әлбәттә, беренче чиратта тору урыны кирәк була, моңа кадәр йортлар төзеп кергән Әсгать абый шәһәрдә дә җир алып, йорт салалар.

Шәрифуллиннарның дүрт баласы да тормышта үз юлын тапкан, җәмгыятебезгә, республикабызга файда китереп эшлиләр, яшиләр. Алар төрле тармакта хезмәт итә, һәрберсенең һөнәре кирәкле һәм мөһим.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев