Заман сулышы

12 нче лицей укучылары иҗаты

Кышкы сихри урманда Кыш - табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җиргә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз...

Кышкы сихри урманда
Кыш - табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җиргә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.
Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе - саесканның агачтан-агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә-күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык...
Чәчәкләнеп, ак кар булып,
Ява җиргә җиһан нуры.
Кояшның бу - галәм тулып
Сагынып килгән кышкы җыры.
Иңә назлы йомшак аһәң,
Бөтен назлы шау чәчәктә,-
Чәчәк сибеп керә сөю
Яңа елга, киләчәккә!
Арта аклык, кайта сафлык,
Очкынланып оча өмет...
Ялкыннарын карга төреп,
Язлар тора алда көлеп.
Луиза СӘЛАХОВА, VIII "Б" сыйныф
Кекс
Минем исемем - Артур. Миңа унбер яшь. Бүген сезгә дустым турында сөйләргә телим. Ул - песи. Аның кушаматы - Кекс. Аңа ун ай. Кекс туп белән уйнарга, урамда йөрергә ярата.
Без аның белән урамда дуслаштык. Ул бик кечкенә иде. Аны хуҗалары ташлаган һәм ул подъезд төбендә елап утыра иде. Мин аны бик кызгандым, өйгә алып кердем. Әни аны юындырырга булышты. Аннары сөт бирдем. Ул тынычлап йокыга китте, ә уянгач минем белән уйный башлады. Без аңа Кекс кушаматын бирдек. Кекс ит һәм балык ярата. Ул акыллы, ләкин усаллыгы да бик көчле.
Артур НУРГАЛИЕВ, V "Г" сыйныф
Нефть
(әкият)
Борын-борын заманда Нефть исемле матур гына кыз яшәгән. Ул гел кара күлмәктән йөргән, чәчләре дә озын һәм кап-кара булган. Нефть кешеләргә гел ярдәм итәргә тырышкан, ләкин нәрсәгә тотынмасын - бөтен җирне кара иткән. Кешеләрнең ачуы килеп, аны җир астына күмгәннәр.
Шуннан соң бик күп еллар үтә, Нефтьне искә алучы булмый. Күпмедер вакыттан кешеләргә дөньяда яшәү авырая. Җирдә өс киемнәре, аяк киемнәре, ягулыклар калмыйча, караңгы һәм суык була башлаган.
Җирдә яшәүчеләр бик җәфалана, шунда бер аксакал әсир кыз турында исенә төшерә. Аны азат итәргә боера.
Нефтьне кире чыгаргач, кешеләрнең шатлыклары фонтан кебек була. Дөнья җылына һәм яктыра. Җирдә Нефтьсез яшәү авыр икәнен кешеләр, ниһаять, аңлый. Һәм җирнең байлыкларын сакларга ант итәләр.
Юлия ЧИРКУНОВА, V "А" сыйныф
Кыш
Менә тиздән кыш та килеп җитә. Көннәр суытыр, кар ява башлар. Мин кышны бик яратам, чөнки иң яраткан бәйрәмем - Яңа ел җитә. Ул көнне без туганнарыбыз белән җыелышып, бәйрәмне бик күңелле каршы алабыз.
Кышкы ялларда без дуслар белән чанада, чаңгыда, тимераякта шуарга йөрибез. Кыш көне урманда да бик матур. Агачлар, кар кызлары сыман - матур, кояш нурларында ялтырап утыралар.
Һәрбер ел вакытының үзенең матурлыгы бар, әмма миңа кыш барысыннан да күбрәк ошый.
Валерия МИНХӘЙРОВА, V "А" сыйныф
Минем туган шәһәрем
Мин Лениногорскида яшим. Ул зур түгел, ләкин бик матур шәһәр. Бу - минем Ватаным! Безнең шәһәрне - яшел шәһәр, диләр. Чөнки ул урман кебек агачлар белән тулган. Һәр урамда, һәр почмакта, аллеяда йөргән чакта сине "гаскәрләр кеби" төрле агачлар озатып кала.
Безнең шәһәрдә мәктәп, балалар бакчасы да күп. Шуларның берсендә мин дә укыйм. Безнең мәктәп Дала урамында урнашкан.
Лениногорскида төрле милләт яши: татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар. Без төрле булсак та, бергәләшеп тату һәм дус яшибез. Халкыбыз уңган, эш сөючән.
Мин үз шәһәремне бик яратам һәм аның белән горурланам!
Настя ДОРОШИНА, V "А" сыйныф
Туган ягым
Туган ягым таулары,
Күкләргә тиеп тора.
Ә сылу каеннары,
Җанга ямь биреп тора.
Чыңлап аккан сулары,
Җырлар булып агыла.
Ә кырлары - шундый киң,
Дәрьяларга тиң була.
Туган ягым урманында,
Татлы җиләкләр пешә.
Һәр көн саен кешеләре,
Шунда җиләккә төшә.
Бер көнгә читкә китсәң дә,
Авылың сагындыра.
Минем кебек туган ягын
Яратсыннар барысы да.
Алинә ЗАРИПОВА, Сугышлы мәктәбенең VII сыйныф укучысы
Җырчы дуслар
Тәрәзәбез каршында
Үсә күркәм бер агач.
Ул тагын да ямьләнә,
Кошлар кунып сайрагач.
Сыерчык та,чыпчык та
Үз итәләр агачны.
Матур көйләр белән сайрап,
Ямьләтәләр бакчаны.
Нәниләрем,йомшакларым,
Сез минем якыннарым.
Туган җиргә бәхет юрап,
Җырлаучы дускайларым.
Булат СОЛТАНОВ, Сугышлы мәктәбенең IV сыйныф укучысы
Син минем кадерлем
Безнең гаиләбез кечкенә: әнием, әбием һәм мин. Дәү әнием гаиләдә иң өлкән кеше. Әбиемнең исеме - Венера Җамалиева. Ул ишле гаиләдә сигезенче булып дөньяга килгән. Тормышның авырлыкларына бирешмичә, үсеп җитеп техникумга укырга кергән. Ә техникумны тәмамлагач, май-сөт заводында эшли башлаган. Дәү әнием бер урында 36 ел тырышып эшләгән. Шуның өчен дә әбиемнең фотосурәте мактау тактасыннан төшмәгән. Әбием бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Аңа хезмәт ветераны исеме бирелде. Хәзер лаеклы ялда булса да, аны онытмыйлар, гел хәлен белеп торалар. Бәйрәмнәрдә әбиемне котлыйлар. Минем әбием - Венера Ибраһимовна киң күңелле, тырыш, уңган кеше. Ул өйдә безгә тәмле ризыклар әзерли, һәрвакыт кайтуыбызны көтеп тора. Мине мәктәпкә озата һәм каршы ала. Әбиемнең изге теләкләре гел миңа юлдаш булалар. Аңа сәламәтлек, озын гомер телим. Әбием, син минем иң кадерлем.
Рената МИНХӘЙРОВА, 5 нче мәктәпнең VI сыйныф укучысы
Бик тә яратам
Минем өйдә алты куяным бар
Аларны мин бик тә яратам.
Солы,печән,кишер белән сыйлыйм
Тиз үсеннәр диеп ашатам.
Чабышалар алар мине күргәч,
Апа килде диеп шатланып.
Алар да бит мине яраталар,
Шатланалар шуңа куанып.
Линара ХӘЙБРИЕВА, Кирлегәч мәктәбенең I сыйныф укучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: