Заман сулышы

Каймакка коенган (юмористик хикәя)

Бу хәл минем әниемнең әнисенең кайнанасы белән була. Килен мәктәпкә эшкә китә, ә кайнана ул кайткан төшкә эш кимесен әле дип, сепарат аертырга утыра. Ике чиләк сөтнең каймагы да шактый жыела. Ул заманнарда әле суыткыч дигән нәрсә булмаган, булса да бик хәлле кешеләрдә генә. Шуңа сөт, каймак кар базларында сакланган....

Бу хәл минем әниемнең әнисенең кайнанасы белән була.


Килен мәктәпкә эшкә китә, ә кайнана ул кайткан төшкә эш кимесен әле дип, сепарат аертырга утыра. Ике чиләк сөтнең каймагы да шактый жыела. Ул заманнарда әле суыткыч дигән нәрсә булмаган, булса да бик хәлле кешеләрдә генә. Шуңа сөт, каймак кар базларында сакланган. Яз көне таптап-таптап кар белән базны тутырганнар һәм шул суыткыч ролен үтәгән дә инде. Каймак аертылгач, әби сигез яшьлек оныкчыгын чакыра:

-Кызым, әйдә әле базга каймакны төшереп меник. Мин базга төшкәч, син миңа өстән каймакны бирерсен, - ди. Оныкчык риза була.

Ул вакытларда җәй бик эссе булганлыктан,әбинең өстендә нечкә эчке күлмәк кенә. Төшеп китә әби базга һәм онык әбинең кулын сузганын күрмичә савыт белән каймакны ычкындырып та жибәрә. Әлбәттә инде, каймаклы савыт әбинең башына төшеп каплана һәм әбинең бөтен өсте буйлап каймак елгасы ага башлый. Бу хәлне күргәч, кызчыкка башта бик кызык була, ләкин ахырдан ни буласы башына барып житкәч, тизрәк качу ягын карый. Чабып кереп карават астына кача. Каршы чыгып килүче апасын әздән генә бәреп екмый.

- Нәрсә булды, корт чактымы әллә?- ди апасы.

- Анда әби ... - дип әйтеп өлгерә. Апасы әбигә бер-бер хәл булгандыр дип, базга таба ашыга һәм ни күрсен: өнме бу төшме?! Баздан буш савыт тотып баштанаяк каймакка чумган әбисе чыгып килә.

-Көлимме, елыйммы икән? - дип аптыраган әби. Күпме җыйган каймак та кызганыч бит.

Менә шундый тамаша булган әби белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: