Заман сулышы

Китапмы, компьютермы?

Февраль ае бәйрәмнәргә бай: Халыкара туган тел көне, Ватанны саклаучылар көне... Һәрберсе үзенчәлекле һәм әһәмиятле. Кемнең генә үз телендә сөйләшәсе килми соң? Дөрес, "телләргә сугу" еллары да аз булмады. Ниһаять, шөкер, бу турыда уйланучылар аны бәйрәм рәвешенә кайтарып булса да, "телләр бетсә - тарих та кирәкмәскә әйләнәчәк" икәненә ышандылар. Мин...

Февраль ае бәйрәмнәргә бай: Халыкара туган тел көне, Ватанны саклаучылар көне... Һәрберсе үзенчәлекле һәм әһәмиятле.

Кемнең генә үз телендә сөйләшәсе килми соң? Дөрес, "телләргә сугу" еллары да аз булмады. Ниһаять, шөкер, бу турыда уйланучылар аны бәйрәм рәвешенә кайтарып булса да, "телләр бетсә - тарих та кирәкмәскә әйләнәчәк" икәненә ышандылар. Мин эшли торган 5 нче балалар бакчасында төрле милләттәгеләр белән дус яшибез. Мөдир Юлия Илюхина - чуаш, рус милләтеннән булган методист Евдокия Анисимова татар телендә аралаша ала. Тәрбия планымны тикшергәндә, "Тәрҗемә итегез", димиләр. Кызганыч, үз телен начар белүче ата-аналар да бар, шуңа да бәйрәм чаралары үткәргәндә эшләү авыр. Өйдә дә рус телендә аралашкач, уеннар да шул телдә уйналгач, балалардан ни көтәсең? Шулай да үз телебезгә хөрмәт белән карау максатыннан узган "Милли уеннар фестивале", "И туган тел, и матур тел", "Мин - Ватан сакчысы булам" дип исемләнгән бәйрәмнәр һәм "Май чабу" атналыклары барысының да күңеленә хуш килде. Монда ата-аналар гына түгел, әби-бабайлар да теләп катнашты.
Безнең бакчада 12 төркем эшләп килә. Ә күптән түгел узган "Әти-әни һәм мин - китап сөюче гаилә" бәйгесе, гомумән, уйландырды. Китапны компьютер алмаштыра башлаган түгелме? Балалар аны үзләре кабызып, үзләре уен сайлый... һәм сәламәтлекләрен югалталар. Ә бит кич белән балаңны яныңа утыртып, үз телеңдә басылган, китапны укуга ни җитә? Дөрес, бар сүзләрне аңлап бетермәс, ләкин һәр телгә хас булган авазларны тыңлап үсә бит ул.
Китапка мәхәббәт уятучы бәйге, гомумән, бәхәсләр рәвешендә узды. Алып баручы Илмира Тагибова һәр сөйләүченең сүзен ихластан тыңлап кына калмыйча, үз бәясен дә бирде: "Китап укыган дәүләт яшәде, яши һәм яшәячәк", дигән фикерне ассызыклады. Ә балаларга аңлаешлы итеп язылган, образлары җанлы, үзенчәлекле һәм балалар дөньясына чакырып торучы китапларны укырга киңәш ителде.
Бәйгедә җиңүче гаиләләрне дә атап китим: иң күп укучы, китапны хөрмәтләп, кадерләп саклаучылар: Матвеевлар (I урын), Мортазиннар (II урын), Вафаевлар (III урын). Миңнебаевлар һәм Дмитриевлар гаиләсе дә алкышларны күп ишеттеләр. Киткәндә: "Тагын шундый очрашулар күбрәк булсын", дип таралыштылар.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: