Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Галия һәм Җәмит Рәхимовлар: милләт өчен дип яшәү

Шөгер-Лениногорск төбәгендә Җәмит Рәхимов исеме лаеклы урын алып тора. Әлбәттә, Җәмит ага безгә биниһая зур иҗат байлыгы калдырып китте. Аның исемен әйткәндә, һәрвакыт янәшәсендә таянычы булып торган Галия апаны әйтмичә калдыру мөмкин түгел.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин исемендәге бүләк иясе, язучы Җәмит Рәхимов әсәрләренең нигезендә хыял-фаразлар түгел, ә бәлки аның архивларда казынып тапкан вакыйгаларга нигезләнгән тарихи дөреслек язуы – бәяләп бетергесез зур хезмәт.

“Күпчелек язучы олы иҗатка шигърият аша килә. Җәмит Рәхимовның тәүге шигъри шәлкемнәре әлбәттә, Шөгергә, битум ятмаларын  саклап-яшереп яткан Шандор тауларына багышланган. Район газетасында эшләү, авыллардагы төрле һөнәр ияләре белән тыгыз аралашу, тәҗрибә туплау, үз җимешләрен бирә. Өметле яшь журналист каләменнән берсеннән-берсе үзенчәлекле язмалар туа башлый.

Лениногорск каласында яши башлагач иҗатка төптән җигелеп тарту, кара алтын табучыларның йөз аклыгын чагылдырган күләмле әсәрләр тудырган Шамил Бикчурин белән аралашу, гомерлек дуслык Җәмит абый иҗатына зур этәргеч бирә”, - ди  Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, якташ язучыбыз Таһир Шәмсуаров.

Җәмит Рәхимов нефтьчеләр арасында кайнаган, алар тормышын тирәнтен өйрәнеп, аннары гына шушы данлы һөнәр ияләре тормышын чагылдырган әсәрләр яза башлаган. Язучының каләм очыннан бер-бер артлы "Девон хәбәрчесе", "Тәвәккәл таш яра", "Өлешемә тигән көмешем", "Кыядагы чәчәкләр" кебек әсәрләр туа. “Әдипнең  тиңдәшсез хезмәте – аның “Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе” китабы. Ул монда зур сабырлык белән, үҗәтлек аша биниһая изге гамәл кылды.

Әгәр дә хәзерге мәлдә Лениногорск районына караган байтак авылларның “паспорты” – үз тарихлары теркәлгән басмалары китап сурәтендә дөнья күргән икән, бу бер бәхәссез Җәмит  аганың Шөгер төбәге халкын йокыдан уятып үткәнен, бүгенгесен, киләчәген барларга этәргеч бирде. Ә бит тарихчы өчен иң авыр хезмәт – документлар туплау, республикабызның нефть ягы авыллары тарихына кагылган материаллар Татарстан архивларында гына түгел, Мәскәү, Самара, Уфа, Петербург һәм башка шәһәрләрдәге архивларда да саклана”, - дип фикере белән бүлешә Таһир Шәмсуаров.

Язучының "Батырша" романын язу өчен нинди зур көч куйганын, таудай архив материалларында казынганын аңлау авыр түгел. Истәлек язмаларыннан күренгәнчә, ул үзе дә "Батырша"ны гомер эше итеп санаган.

Билгеле, Лениногорск төбәге халкы – Җәмит аганың якташлары аны ихтирам, хөрмәт хисләре белән искә ала. 2013 елда Керкәле мәктәбендә “Җәмит Рәхимов укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Аннан әлеге укулар Бөтенроссиякүләм рәвешен алды. Соңгы елларда пандемия сәбәпле, конференция онлайн гына компьютер аша узды.

Керкәле мәктәбе татар халкының бөек мәгърифәтчесе, галим, педагог, тарихчы һәм дин белгече Ризаэддин Фәхретдиннең мирасын, аеруча әдәп-әхлак темасына язылган хезмәтләрен өйрәнгән бердәнбер мәктәп районда.. Мәктәп  Р. Фәхретдин киңәше белән Ситдыйк мулла тарафыннан ачылган кызлар мәдрәсәсе урынына салынган. Мулланың оныгы, бөтен барлыгын мәгариф эшенә багышлаган Галия апа Рәхимова – Җәмит абыйның тормыш иптәше, таянычы.

Ул үзен мәгарифкә һәм мәгърифәтчелеккә багышлаган. Керкәле мәктәбендә әхлак тәрбиясе дәресләре алып барды, балаларга дини-тәрбияви дәресләр уздырды. Дөрес, соңгы арада барып, йөреп укыта алмый. Лениногорскидан Керкәлегә бару аңа берни түгел. Редакциягә керә дә: “Керкәлегә барып кайттым әле. Анда бит мине балалар көтеп тора. Ничек бармыйсын инде алар янына. Апа, икенче килгәндә печенье дә алып кил әле дип калдылар”, - дип сөйли Галия апа. Анда ничек бардын дип сорагач, “Машиналар йөреп тора, балакайлар. Рәхмәт яусын шоферларга, утыртып алып баралар”, - дип җиңел генә әйтеп куя.

Галия апа һәрвакыт ярдәм итү җаен карый торган кеше.  Ул үзенең укучысы Сөгъдә Ямалтдинова белән (Керкәле мәктәбендә татар теле, әдәбият укытты) “Яшь буынның әхлак кодексы” дип аталган открытка формасында хезмәт башкардылар.  Һәрбер открыткада укучы балалар үзләре язган “Яшь буыныбызның әхлак кодексы”н бастырган иде. Галия апа шулай ук вакытлы матбугатка подписка бүләк итеп кешеләр күңелен шатландырды. “Авыр хәлдә калган кешегә булышу - ул минем яшәү рәвешем”, - ди. 

Яз айларында Керкәле тавында укучылар белән агачлар утыртуы – үзе бер зур гамәл. Тау битендәге яшь үсентеләр ныклы тамыр җәеп, үсеп утыралар. Гомумән, Галия апаның эшләгән изге гамәлләренең күләме беркемгә билгеле түгел, ул аларны әйтеп, кычкырып эшләп йөрми, ә укучыларга үз үрнәгендә тәрбия дәресе булсын өчен көндәлек бер гадәти эш итеп башкара.

Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә. Мәктәпнең бер бүлмәсе  аларга багышланган. Биредә язучының шәхси әйберләре: иҗатының, эш-гамәлләренең шаһите булган өстәл, язу машинкасы, ручка, сәгать, ваза, китаплары, газета төпләнмәләре кебек ядкарьләр кадерләп саклана. Районыбызда 1990 елда татар телендә мөстәкыйль "Заман сулышы" газетасы дөнья күргәч, бу басмада да беренчеләрдән булып Җәмит Рәхимов үз сүзен әйткән, район мәктәпләрендәге укытучылар һәм укучыларны әдәби яктан актив, җәмгыять тормышында кайнап торучылар булып яшәргә, телебездән, мәдәниятебездән аерылмаска чакырган. Ул мәктәпләр тормышын җанландырып, әдәби активлыкны көчәйтеп җибәрүгә бер этәргеч булган.

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее директоры Неля Галиева әйтүенчә, Җәмит Рәхимов музей белән фәнни хезмәткәр буларак хезмәттәшлек иткән. “Ул безгә төбәкне өйрәнүче буларак кадерле, хөрмәткә ия. Лениногорск районы буенча йөреп, авыллар тарихын туплады, кешеләр белән очрашып сөйләште. Шулай итеп, төбәк тарихы турында бай мәгълүмат барлыкка килде. Аның хезмәтләре музей өчен аерым әһәмияткә ия, хәзер дә экскурсияләр оештырганда, Җәмит Рәхимовның мәгълүматларын файдаланабыз”, - дип сөйли Неля Галиева.

“Үз телен онытмаган халыкның үз язучысы, үз шагыйрьләре бар. Әгәр без киләчәктә дә үз телебезне саклап, телгә, дингә, мәдәниятебезгә хөрмәт белән карасак, Җәмит Рәхимов үзе дә, әсәрләре дә онытылмаячак”, - ди Галия апа Рәхимова.

Җәмит Рәхимов - милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән. Ул халкының бөеклегенә инанган зат. Тарих фәне гаделлекне ярата. Җ.Рәхимовның әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Ул тарихи документларга таянып эш итә.

Индус Таһиров, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы.

 

Белешмә.

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 гыйнварында Иске Шөгер авылында туган. Иске Шөгердә белем ала. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының филология бүлегендә укыганнан соң  Лениногорск нефть техникумын да уңышлы тәмамлый. 

Җәмит Рәхимовның очерк характерындагы беренче язмалары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Проза өлкәсендә дә уңышлы гына адымнар ясый. 1985 елда Җ.Рәхимовка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Җәмит Рәхимов – 1977 елдан СССР Язучылар союзына кабул ителә. 1992 елда Ш.Бикчурин исемендәге бүләк иясе була. Якташ язучыбыз 1996 елның 23 декабрендә вафат булды.

Розалия Мостафина

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Галия һәм Җәмит Рәхимовлар