Гармунчы булсын ярың
Лениногорск шәһәре һәм районының күрке булган, тирә-як районнарга, хәтта республика күләмендә дә дан тоткан гармунчылар, бик күбәү булмасалар да, үзебездә дә бар. Аларның берсе – районыбызда булган барлык авылларның диярлек сәхнәләрен гөрләтүче, милли бәйрәмнәребезне үзененең чыгышы белән ямьләндерүче Марсель Зарипов
Элек-электән гармун уйнарга оста булган кеше аерым бер дәрәҗәле урын алып торган. Аклы-каралы гармун сәдәфләреннән, күз күреме җитмәслек тизлектә бармакларын уйнаткан гармунчы бөтен бәйрәмнәрнең уртасында, ә кызларның йөрәгендә булган. “Гармунчыны ялындырмыйча гына мәхәббәт учагына салып булмый” дигән төшенчә юктан гына килеп тумаган инде.
Таныштырган-кавыштырган гармун
Гармун күрсә, аны тизрәк кулына алып, шыгырдатырырга омтылган, аз-маз булса да көйләр уйнаучылар аз түгел-түгелен, әмма “оста гармунчы” дигән исемгә , аеруча авыл җирендә, бөтен кеше дә лаек була алмый. Оста гармунчы таныш булмаган җырны башкаручыга җиткереп, көйнең беренче ноталарыннан ук кушылып китә алган һөнәр иясе ул.
Лениногорск шәһәре һәм районының күрке булган, тирә-як районнарга, хәтта республика күләмендә дә дан тоткан гармунчылар, бик күбәү булмасалар да, үзебездә дә бар. Аларның берсе – районыбызда булган барлык авылларның диярлек сәхнәләрен гөрләтүче, милли бәйрәмнәребезне үзененең чыгышы белән ямьләндерүче Марсель Зарипов. Бүгенге көндә аны инде гармунчы дип кенә атау да мөмкин түгел, үзешчән композитор, автор-башкаручы һәм, әлбәттә инде, безнең шәһәребездә яшәп, иҗат итүчеләрнең күпчелеге сыман нефтьче.
Марсель Зарипов районыбызның Яңа Чыршылы авылында туып-үскән, әтисе Рөстәм яхшы гармунчы булган, әнисе Мәдинә, яшь чагында оста биюче булган, алар бергәләшеп, авылларда концертлар куеп йөргәннәр. Гармун кавыштырган,таныштырган дип әйтми дә мөмкин түгел.
“Әти гомере буе колхозда тракторчы булып эшләде, без бала чакта кулында гел гармун иде. Мин гармунда ныгытып уйный башлагач, туктады, син уйнагач-шул җиткән, диде. Минем гармун белән беренче очрашуым әтинең энесе Ринат абый туенда булды. Сугышлыда туй бара, берничә гармунчы гармуннарын стена буена тезеп куеп, ял итәргә чыгып киткәннәр. Мин ул вакытта 11 яшьлек малай идем, шул гармуннарның барысында да уйнап карыйсым килде, кулыма алып шыгырдатып карамый түзә дә алмадым. Аннары соң безнең Яңа Чыршылыда күршебездә Георгий агай яшәде, ә аның искиткеч матур кызыл гармуны бар иде. Шул гармунны агай бары тик миңа гына ышанып бирә иде. Мин үземнең иң беренче өйрәнгән көемне дә хәтерлим, “Ак эшләпә” дигән җыр иде ул. Ә кулыма баян алу,авыл клубына чыгып йөрерлек яшьтәге үсмер чакта булды”, - дип хәтеренә төшерә Марсель.
Әле интернет та юк чакта
1988 нче елда ул Алабуга мәдәният училищесына укырга кергән, көйләр чыгару белән мавыга башлауы да шунда башланып киткән. Марсель Зариповның “Әниемнең бшек җыры”, “Әй абый, әй энекәшем”, туган авылы Яңа Чыршылыга багышлап язган җырларын, үзебездә генә түгел, республикада да югары бәяләгәннәр. Узган ел апрель аенда ул үзешчән композиторларның республика бәйгесендә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исемен яулаган. Үзенең төп хезмәт урыны булган “Буровойсервис” оешмасында узган смотр-конкурслар, билгеле, аның катнашыннан башка узмый. Шуның өстенә Казан мәдәният институтында белемен тагы да арттыру буенча тырыша.
Марсель Зариповның сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат иткән тирән мәгънәле һәм моңлы җырларын тамашачылар бик ошатып кабул итә: “Истә кала торган җырлар, бер кат ишеткәч, телдән төшмичә кабатлана торган, - ди аның иҗатташы, шәһәр һәм районда, еш кына күрше районнарда бергәләшеп бәйрәмнәр оештыручы Әнисә Мельникова. - Гомумән, аларның гаиләләренә сокланып бетеп булмый, үзләре дә, балалары да талантлы, мәдәният-сәнгатьтә генә түгел, тормышның башка тармакларында да бик тырышлар”.
Әйе, мәдәният-сәнгатьтән тыш, Марсельнең һәм аның тормыш иптәше Нурсинәнең төп эшләре дә бар. Марсель нефтьче тармагында, ә Нурсинә – күп еллар мөгаллимлек стажы булган тәрбияче, 15 нче балалар бакчасында эшли. Яңа Чыршылыдан Лениногорскига күчеп килгәч тә, әле ул берничә ел авыл мәктәбенә йөреп укыткан. Башлангыч сыйныфларда укучы балаларны ул мәктәп программасы буенча гына белемле итү белән чикләнмәгән, аларны мәдәният-сәнгать дөньясына да алып керергә омтылган: “Бу эшемдә миңа Марсельнең гармунда уйнавы да бик булышты. Элек теләгән музыка, яки җырны табып алырга интернет юк чакларда аеруча, мин аның уйнаганын кассетага яздырып мәктәпкә алып киләм, балаларга кирәкле барлык көйләрне дә мизгел эчендә өйрәнеп, уйнап бирә. Ул вакытта тавыш яздыра ала торган магнитафоннар бар иде бит, микрофон, тавыш көчәйткеч җайланмалар авыл мәктәбендә түгел, шәһәрдә дә бик сирәк булгандыр. Ә мин менә шулай җаен тапкан идем”, - ди Нурсинә.
Гармунчы булсын ярың
Инде гаилә стажлары утыз елга якынлашып килүче Нурсинә һәм Марсель Зариповлар, үзләренең бер-берсенә күз атып, танышып китүләре турында икесе ике кызыклы вакыйга итеп сөйлиләр. Гаилә башлыгы Марсель: “Мин югары сыйныфта укыганда безнең авыл мәктәбенә яңа гына педучилище тәмамлап, бер бик чибәр кыз башлангычларны укытырга килде. Мин дәресләр тәмамланганны түземсезлек белән көтеп, тәнәфес дип кыңгырау чыңлауга шул кызны карарга бара идем”,- дип сөйли. Ә Нурсинәнең танышу истәлеге, әлеге дә-баягы, егетнең гармун уйнау осталыгына бәйләнгән: “Минзәлә педучилищесында укыганда безне төрле һөнәрләргә, шул исәптән, музыка коралларында да уйнарга өйрәтә иделәр. Миңа аеруча гармунда уйнау ошый, курсташларым арасында иң яхшы гармунда уйнаучы булып санала идем. Билгеле, мин үземнең һөнәри оста түгеллегемне аңлыйм, оста гармунчыларны ишетсәм, хозурланып туя алмый идем. Яңа Чыршылы мәктәбендә укыта башлагач, Марсельнең авыл клубы сәхнәсендә, төрле чараларда гармунда уйнауын тыңлый башласам, бөтен күңелем әллә кая төшеп тәгәрәгән сыман була иде. Укытучы булгач үзем дә бәйрәмнәрдә катнашмый тормадым, шулай танышып киттек дип уйлыйм”,- ди. “Әле хәзер дә, гармунчы булмасаң, сиңа тормышка да чыкмаган булыр идем дип шаярткалый ул”, - дип кушыла аның сүзләренә тормыш иптәше.
Бу талантлы, бердәм гаилә өч бала тәрбияләп үстергән. Уллары Язнур, гаиләнең башка әгъзалары сыман гармунчы яки җырчы буларак сәхнәләргә чыкмаса да, бәләкәй чагында җыр сәнгатенә хирыслыгы булган. Бүгенге көндә ул инде үзе гаилә корган, тормыш ипәше белән икесе дә химия –технология юнәлеше буенча югары уку йортын тәмамлаганнар, Казанда яшиләр.
Кызлары Айназ турында исә аерым бер китап язарга була, Казан дәүләт федераль университетында белем алучы кызның бер генә минутын да нинди дә булса шөгыльсез, максатсыз үткәрергә вакыты юк. Хәер, әти-әнисе шикелле үк мәдәният-сәнгатькә гашыйк Айназның вакытын бушка уздырырга теләге дә юк. Мәдәниятара коммуникацияләр филологиясе факультетында укуы белән бергә, ул вокал үзәгендә педагог булып эшли. Төрле уен коралларында уйный, җырлар иҗат итә. Халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә катнашып, дәрәҗәле урыннар алып килә. Автор-башкаручыларның “Арт-мандарин” Бөтенроссия конкурсында югары уңышка ирешкән, Халыкара вокал бәйгесендә катнашып беренче дәрәҗә лауреат булган. Өстәүенә Айназ Зарипова республика халык җырлары ансабльләре арасында иң яхшысы булган “Зарница” ансамбле җырчысы да. Быел аны “Сәләт” яшьләр оешмасының «Биләр» форумына вокал буенча спикер итеп сайлап куйганнар.
Зариповларның икенче кызлары Рания – әле мәктәп укучысы гына, шулай булуга карамастан “Лениногорск йолдызы”, республикакүләм “Созвездие-Йолдызлык” бәйгеләрендә даими катнашып килгән яшь талант иясе буларак, аны лениногорскилылар инде танып өлгергән. Хәзерге вакытта бию белән бик мавыга, мәдәният сараенда “Империя” ансамбле биючесе.
Әниләре Нурсинә үзен сәхнәдән ерак кеше дип санаса да, тормышын, иҗат һәм сәнгать өчен янып торган гаиләсенә багышлавы белән милли мәдәниятебез үсешенә бик зур өлеш кертүче кеше. Чыннан да, талант кешегә тумыштан бирелсә дә, баланың сәләтен кечкенәдән күрә белә, аңа даими ярдәм итү кирәк. Ә бу юнәлештә Нурсинә ханым көчен һәм вакытын кызганмаган.
Зариповлар гаиләсе җырга-моңга һәм табигатькә гашыйк, бүгенге көндә алар ике тулы йорт алып баралар. Туган авыллары Яңа Чыршылыдагы өйләреннән җәй буе шәһәрдәге фатирларына кайтып та кермиләр диярлек. Яшелчә, җиләк-җимеш тә үзләренеке. “Әйбәт итеп яшисең килсә, шулай эшләми булмый, исәнлек-саулык булса, калганына үзебезнең тырышлык кирәк”, - диләр. “Табигать кочагында шигырь юлларын, матур көйләрне мин эш арасында үз эчемнән генә чыгарып йөрим”, - ди Марсель.
Танылган шагыйребез Сибгат ага Хәким турында, коеп торган яңгыр астында, кожан ябынып, шигырь чыгарып утыра иде дигән истәлекләрне укыганым бар. Әйе, иҗат кешеләре дөньяны үзенчә бик тирәнтен тоемлый шул.
Милли мәдәниятебез өчен җан атып яшәгән Зариповлар гаиләсенең иҗат юлы һәрвакыт уңышлардан гына торсын.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев