Йөрәк сере - гармун телләрендә
“Минем гармунда уйнарга өйрәнүемә, безнең авыл кибете киштәсендә бик озак сатылмыйча басып торган тальян гармун сәбәпче,- дип шаярта Гөлфәния Камалова. – Мин беренче сыйныфка укырга кергәндә әле яхшы итеп укый белмәсәм дә, гармунда уйный идем инде”.
“Дефектлы” гармун
Бармаклары гармун телләреннән йөгереп кенә йөргән Гөлфәния ханымның үзе уйнап, үзе моңлы итеп җырлавы моны ишеткән берәүне дә таң калдырмый калмый.
Талантлы якташыбыз Лениногорскида гына түгел, тирә-күрше районнарда, республика күләмендә узган сәнгать бәйгеләренең сәхнә күрке. Бүгенге көндә даны төрле якларга таралган “Чишмә” вокаль ансамбле дә, аның җыр сәнгате өчен янып-тырышып эшләү нәтиҗәсе ул. Бу турыда Гөлфәния ханым үзе болай ди: “Шәһәр бәйрәмнәренең берсендә булган концертта үзебездә татарча җырлаучы бердәнбер “Сөембикә” төркеме генә булуына игътибар иттем, шул концерттан соң туп-туры мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова янына кердем дә, үземне борчыган бу хәл турында аңа сөйләп бирдем. Үземнең татар вокаль ансамбле оештырырга ниятем барлыгын әйттем. Миңа бернинди дә түләү кирәкми, мин үзебезнең моңлы татар җырларының, халкыбызның бетмәс-төкәнмәс мәдәни байлыгының буыннан-буынга сакланып килүен генә телим дидем. Гөлнара Хазиповна минем теләгемне бик хуплады”, - ди.
Гөлфәния Камалова шәһәребезгә якын гына булган Иркен авылында дөньяга килгән. Ул вакытта бу авыл Яңа Писмән, хәзерге Лениногорск районына керә торган булган, соңрак Бөгелмә районы итеп үзгәртелгән. Гөлфәния ханымның әтисе Шәвәли Бөек Ватан сугышы башланганда инде олырак яшьтә булган. Туган илен фашист илбасарларыннан азат итү өчен фронтка китәргә теләге бик көчле булуга карамастан, аны башта Казанга хәрби заводка гына алганнар. Бераз вакыттан соң, ул шунда эшләгән җиреннән өенә, саубуллашырга да керә алмыйча, яу кырына китеп барган. Сугышның соңгы көннәренә кадәр көрәшеп, Бөек Җиңү көнен Берлинда каршылаган. Туган авылында аны тормыш иптәше Минҗинан һәм алты кызы сагынып көтеп алганнар. Сугыш тукталып ике ел үткәннән соң, дөньяга бәләкәй генә, матур гына тагын бер кызлары аваз салган. Гөлфәния Шәвәлиевнаның апалары инде бу вакытта буй җитеп килә торган кызлар булганнар. Ул гына да түгел, аның зур апасы Нәсимәне 14 яше тулуга авыл кибетенә эшкә билгеләгән булганнар (Бераз алгарак китү булсада, әйтергә кирәк, Нәсимә апа гомере буе шунда эшләгән).
Менә шул кибетнең киштәсендә бер җитешсезлеге булганга, бер гармун торган, беркем дә сатып алмаган аны. Кибет киштәсендә ул бик озак торган, инде сатучы кыз тормышка чыгарга да өлгергән, гармун да сатудан чыгарылган, әмма аны кая куярга урын табылмаган. Бервакыт Нәсимәнең ире Әхәт гармунны кул арасына керә башлаган Гөлфәниягә алып кайтып, аны уйнарга өйрәтергә кирәк дип әйткән. “Гаиләдә ир балалар булмагач, әйдә, ул булса да уйнасын,”- дигән. Биш –алты яшьлек кенә бик оялчан кызчык, чынлап та гармунга кызыксынып карый башлаган. “Мин үземнең бу кызыксынуымны башкаларга белгертергә дә ояла идем, кеше күрмәгәндә генә аны куаклар арасына кереп кача идем дә, шунда аның телләрен “җәзалый” башлый идем,”- дип искә төшерә Гөлфәния ханым.
Башлангыч сыйныфларда укыганда ул инде сыйныфташларын бәйрәмнәрдә гармунда уйнап җырлата-биетә торган булган. Кечкенә балдызының тальянда шәп иттереп уйнавын күреп торган Әхәт тормыш иптәше Нәсимәгә яңа тәкъдим керткән: Гөлфәниягә хромка алып бирергә дигән. Әйткән сүз –аткан ук, алар өчәүләшеп Бөгелмә базарына хромка алырга килгәннәр. Ул заманнарда әле гармун ясау осталары, базарларда гармуннар да сату булган.
Гөлфәния апасы һәм җизнәсе белән шулар янына килеп, бер-бер артлы гармуннарның төрлесендә уйнап карап, гармун сайлый башлаган. “Мин гармуннарда шундый бирелеп, тавышларына аеруча нык игътибар белән уйныйм, берзаман күтәрелеп карасам, тирә-ягымны кешеләр сырып алган, минем уйнаганны тыңлап, тел шартлатып торалар, кемдер эшләпә куйган, шуңа вак акча салып китүчеләр дә бар. И, гарьләндем, гармунны куйдым да чыгып йөгердем базардан”, - ди Гөлфәния ханым.
Кайсыбызның өлешенә тияр
Үз авылларында башлангыч мәктәп кенә булганга, урта белем алыр өчен башка авылга йөрергә туры килгән.Укытучыларның һәркайсы Гөлфәнияне үз сыйныфына алырга тырышкан. Мәктәпне тәмамлап чыкканда, кыз, иртәнге сәгать өчтә уятып, менә шушы яңа көйне уйный алмассыңмы дип сораучы булса, шартлаттырып уйнап бирерлек остага әверелгән. Авылның үзешчән артистлары, Гөлфәниядән күпкә өлкәнрәк кешеләр, аны үзләре белән күрше авылларга концерт куярга җибәрүен, әнисеннән бик ялынып сорый торган булганнар.
“Концертлар күпчелек кыш көннәрендә була иде, без чана тагылган атларга утырып тирә-як авыллларга гына түгел, Зәй-Каратай, Чыршылыларга кадәр барып җитә идек. Мине өшемәсен дип толыпларга төреп утырталар иде, - ди ул. – Мәктәп директоры Муса Ибраһимович мине киләчәктә, һичшиксез, сәнгать кешесе булырга тиеш дип уйлаптыр инде, тарантаслы ат җигеп, безнең авылга, әнидән мине Казанга мәдәният институтына укырга җибәрергә ризалыгын сорап килгән иде. Әмма әни мине чит шәһәргә җибәрергә куркты. Заманалар башка иде шул ул вакытта, шәһәргә түгел, күрше авылга да бик авырлык белән генә чыгарып җибәрәләр иде, юллар юк, йөрергә автобуслар юк, шуңа күрә әнинең борчылуын аңлап була”.
Сынаса да тормыш - сынатмаган
Гөлфәния Богырыслан нефть техникумына читтән торып укырга кергән, Карабаштагы “Иркеннефть” идарәсенә эшкә урнашкан. Гаилә корып, тормыш иптәше Әнәс белән өч бала тәрбияләгәннәр. Ниятләре – авылда калу, иренең әти-әнисе нигезендә йорт салып, аларны карап шунда гомер кичерү булган. Йортны да салганнар, әмма корган йортларында нибары бер ел гына яшәп калганнар.
1971 нче елның үтә коры җәендә янгын чыгып, эштән кайткан җирләренә өйләренә янып беткән булган. Бәхеткә, бер яше дә тулырга өлгермәгән кызларын һәм сукыр кайнатасын кайнанасы өйдән алып чыгарга өлгергән, ә уллары Ринат балалар бакчасында булган. Әлеге фаҗигадан соң үзе эшли торган идарә аларның гаиләсенә Лениногорскида дүрт бүлмәле фатир биргән. Алар барысы да бергә күченеп килгән. Бу вакытта “Иркеннефть” идарәсенең дә Лениногорскига күчкән вакыты булган.
Гөлфәния ханыма тормыш йөген күпчелек ялгызына гына тартырга туры килгән. Тормыш иптәше Әнәскә озын гомер насыйп булмаган. Әмма язмышның шушындый кырыс сынауларына карамастан, сынатмаган. Бик авыр чакларында серен гармунына сөйләгән. Эштә дә, әни буларак та үрнәк булырга тырышкан. Улы Ринат, кызлары Резидә белән Гөлнараны олы тормышка аяк бастырган, аларга югары белем биргән. Бүгенге көндә инде оныклары Мәскәү, Санкт-Петербург университетларында югары белем алып, тормышта үз урыннарын тапкан.
Гөлфәния Камалованың музыка сәнгатенә, сәхнәгә булган мәхәббәте гомере барышына үзе белән янәшә яшәгән. Кайда гына укыса, эшләсә дә, тормышта нинди генә авырлыклар кичерсә дә, Гөлфәния ханым үзенең шушы мәхәббәтеннән тирә-юньдәгеләргә өлеш чыгара алган. Нефть оешмасында эшләгән вакытта ук вокаль ансамбль оештырып җибәргән. Бүгенге көндә мәдәният йортында оештырылган ансамбль – шуның дәвамчысы, исемнәре дә бер үк аларның. Гөлфәния ханым җитәкләгән “Чишмә” төркеме, шәһәребездә яшәүчеләрне үзләренең йөрәк түренә үтеп керә торган чыгышлары белән сөендереп тора. Лениногорскидагы һәр ишегалды бәйрәмнәрендә аларны көтеп алалар, иҗат чишмәләре беркайчан да саекмасын.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев