Ринат Хәбибов - иҗат кешесе һәм танылган җырчы
Сабыр холыклы, читтән караганда хәтта, бик ачылып аралашмыйча, үз эченә бикләнебрәк яшәүче кеше булып тоелган, ә менә чынбарлыкта җир җимертеп эшләүче, ныклы ихтыяр көче, берүк вакытта, тумыштан килгән хис-моңга бай кешеләр турында “имәндә икән чикләвек” диләр.
Шәһәребезнең иң мөхтәрәм кешеләренең берсе булган, танылган җырчы һәм зур ихтирам казанган мөгаллим – Ринат Вәкил улы Хәбибов та шундыйлар рәтенә керәдер, мөгаен. Иҗат кешесе буларак ул Лениногорскида яшәүчеләргә генә түгел, тирә-як районнарга да бик таныш, аны башкалабыз Казан сәхнәсендә дә мөкиббән китеп алкышлыйлар.
Ә шәһәребез халкы аны туксанынчы – ике меңенче елларда, әти-әни җылысыннан мәхрүм калган балаларны аталарча кайгыртып, аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, баету, киләчәктә тормышта үз юлларын табарга булышу өчен, армый-талмый тырышкан балалар йорты директоры буларак хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Ул елларда балалар йортында тәрбияләнгән, бүген инде үзләре гаилә корып, әти-әни булган кешеләрнең, ничә ел үтүгә карамастан, Ринат Вәкилевичны хөрмәтләп, моннан берничә ел булып узган юбилеена җыелышып, тирән ихтирамнарын белдерүләре – Балалар йорты җитәкчесенең хезмәт җимеше бит инде.
Ринат Хәбипов Башкортстанның Миякәй районы Сатый авылында дөньяга килгән, әтисе Вәкил һәм әнисе Фәридә өч ул үстергән, алар тагын олы уллары – Билал һәм Ринаттан кечерәк уллары – Маратны тәрбияләгәннәр. Кечкенәдән әтиләренең кул арасына кереп, булышып йөргән малайлар эш тәмен белеп үскән. Әтиләре сугыштан соңгы елларда күрше авылда балалар йорты директоры булып эшләгән, аннанры совхоз идарәсен җитәкләгән. Әмма Ринатка 12 яшь вакытта ул вафат булган, улларын олы тормыш юлына аяк бастыру бурычы бердәнбер әниләре җилкәсенә йөкләнеп калган. Сабый чактан күңелләренә сеңеп калган ата тәрбиясе, йомшак күңелле әниләренең көн-төн тырышуы барыбер үз нәтиҗәсен бирми калмаган, уллары аң-белемгә омтылышлы, хезмәт сөючән булып үскән.
Өйләнү сөйләнү түгел
Уньеллык мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Ринат Хәбибов Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кергән. Институтта укый башлаган елларында, кечкенәдән җыр-моңга хирыслыгы булган егет сәхнәгә чыккан, авылларда концертлар куеп йөргән. Әмма югары уку йортында бик тырышып укыган, үзешчән сәнгатьне яраткан Ринатның дөнья белән кызыксынуы болар белән генә чикләнмәгән, бервакыт алар иптәш малае белән Казан күрергә барырга ниятләгәннәр. Алдан хәстәрләнеп, бу сәяхәтне икесе дә түземсезлек белән көтеп торсалар да, иптәше, ниндидер җитди сәбәп килеп чыгу аркасында, бара алмаган, күрше республиканың башкаласын күрергә егет үзе генә киткән: “Поезд Бөгелмә станциясендә туктагач, вагонга ике чебеш баласы кебек өшеп, ике кыз керде, минем яндагы урыннарга урнаштылар. Салкында поезд көтә-көтә салкын тидереп тә өлгергәннәр, төнлә кызларның берсе үзен начар хис итә башлады. Мин аңа кайнар чәйләр эчертеп, өстенә ябып ярдәм итәргә тырыштым. Кызлар апалы-сеңелле булып чыкты. Булачак томыш иптәшем Рузалия белән шулай таныштым. Ул Самара өлкәсенең Камышлы районы Айтуган авылында туып- үскән. Без 1977 нче елда гаилә кордык”, - дип искә ала Ринат Вәкилевич.
Өйләнергә баруын да бик кызыклы вакыйга итеп хәтерендә саклап калган: алар булачак тормыш иптәше әйткән адрес белән, моңарчы бер тапкыр да аяк басмаган җиргә – Айтуган авылына ике ир туганы белән юл тотканнар. Әмма барып җиттек дигәндә, адашканнар. Каршыларына бер ир кеше очрап аларга юл күрсәткән, ул әйткән урман юлыннан киткәннәр, инде урман юлы да беткән, ә Айтуган һаман күренми. Абыйсы шул вакыт уенын-чынын бергә кушып: “Кәләшең сине алдаган, башыңны бутар өчен башка юлдан җибәргән”,- дигән, чынлап та, юлда очраган ир кеше әйткән араны узгач, юл бераз тауга таба күтәрелгәнгә алда бенинди йортта, авыл да күренмәгән, җир белән күк тоташкан сымаграк булып тоелган: “Тагы бераз ара үткәннән соң, без тау итәгендә – табигатьнең сүз белән әйтеп бетергесез матур кочагында җәелеп яткан авылны күрдек, авыл уртасында – чишмә, ә чишмә сөт,катык, каймак, май тутырылган савыт һәм банкалар белән капланган, авыл кешеләре өчен ул елларда холодильник шул иде бит. Бу авылның матурлыгы турында танылган язучылар Әнвәр Давыдов, Рөстәм Галиев та язып чыккан, алар шунда туып-үскән кешеләр”, - ди Ринат Хәбибов.
Гөлбакча итим дидем
Югары уку йортын тәмамлагач, Ринат Хәбибов хезмәт юлын үз авылларының мәктәп завучы буларак башлап җибәргән, аннары директор булган. Бөтен дөньяны камил-бөтен итү хисе белән янган яшь кеше, укучыларын гыйлемле итү белән бергә алдынгы карашлы, мәдәният, спорт юнәлешендә дә алгы сафларда барырлык итеп тәрбияләргә тырышкан мөгаллим, җитәкче буларак үз алдына бик зур планнар куйган.
“Мәктәпне барлык мәгънәдә гөл бакчасы итәсем килде минем, уку программасын төпле итеп үзләштерү белән бергә, балалар мәктәпне тәмамлаганда нинди дә булса һөнәр алып чыгарга тиеш дигән теләгем зур иде, хыялым тормышка ашты: ир балалар, теләкләре булган кыз балалар да –тракторчы, аппарат белән сыер савучы-мастер эшен өйрәнеп, таныклык алып чыга иде”, - ди Ринат Хәбибов.
Ә мәдәният-сәнгатькә килгәндә, мәктәпнең үз инструменталь ансамблен оештыру өчен җитәкче Стәрлетамакка барып, кирәкле музыка коралларын җыеп кайткан. Мәктәп ансамбле күп тапкыр Уфаның үзендә, районнарда үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүче булган, призлы урыннар алган. Аларны хәтта Ереван, Тбилиси буенча сәяхәт итү өчен юллама белән бүләкләгәннәр.
Мәктәп балалары спортның күп төрләре белән шөгыльләнә алсын өчен, Ринат Хәбибов хәтта авылларында стадион да төзеттерә алган. “Бусы да бәхетле очрак,-ди ул шаяртып. – Бер елны авыл кырыенда яхшы асфальт юл сала башладылар. Монда трактор, экскаватор сыман зур техника эшли, бездә таулы яклар бит, башта тауларны кисеп җирне тигезләргә кирәк, стадион ясар өчен урын табылды, әмма анда да шул ук хәл. Юл эшчеләре ял көннәрендә өйләренә кайтып китә, миндә тагын бер план туды – башта эшчеләргә шул турыда сөйләдем, алар ризалашкач, башлыкларыннан рөхсәт бирүен үтендем, каршы килмәделәр. Ял көннәрендә шулай итеп безнең стадион буласы урынны тигезләделәр-үз стадионыбыз да булды”. Ә мәктәпне ул туры мәгьнәдә гөл бакчасы ясаган:150 төп роза сатып алып утырткан.
1989 нчы елда Хәбибовлар гаиләсе Лениногорскига күчеп килгән. Бу күченү дә кызыклы гына килеп чыккан, алар тормыш иптәше белән, теге чакта аның белән бергә Бөгелмәдә поездга утырган сеңлесенә кунакка килгән булганнар. Бу вакытта инде сеңелләре гаилә корып Лениногорскида яшәгән, ул үзе эшләгән 6 нчы мәктәпкә физика укытучысы кирәклеге турында борчылып сөйләгән. Күңелләрендә шәһәргә күчү теләге булган гаилә, озын –озакка сузмыйча Лениногорскига килеп төпләнгән.
Ринат Вәкил улы Хәбибов – Лениногорск шәһәре һәм районы кешеләренә шушы еллардан башлап таланлы җырчы –гармунчы буларак танылган кеше. Ул шәһәребезнең мәдәни тормышында, иҗат-сәнгать дөньясында үзенең дәрәҗәле урынын алып тора. Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсенең тынгы белмәс әгъзасы. Берләшмәнең җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, Ринат Хәбиповны татарның сандугачы дип атый: “Халкыбыз егетлеге кешенең, яше белән түгел, милләтенә, халкына мөнәсәбәте белән билгеләнә, дип юкка гына әйтми, бар ул татарларда да, башка милләтләрдә дә горурланырлык шәхесләребез, талантлы артистыбыз Шәүкәт Биктимиров әйткәнчә, гөрнадирдай асыл затлар бар ул. Шуларның берсе –Башкортстан ягында туып-үскән, гомеренең байтак өлешен Лениногорскига багышлаган Ринат Вәкил улы Хәбибов. Татар тарихын тирәнтен белгән, аның белән чын мәгънәсендә горурланып, динле-иманлы кавем өчен җан атып яшәгән дустыбыз ул. Югары белемле физика укытучысы, заман белән бергә атлаучы мәктәп директоры булган кеше. Әйткән сүзенең дөреслеген ышанычлы итеп дәлилли белгән, беркайчан да намусына тап төшермәгән ир-егет”, - ди танылган шагыйрь.
1995 нче елда Ринат Хәбибов Лениногорск балалар йорты директоры итеп билгеләнгән. Кайсы гына хезмәтне башкарса да, төбенән җигелеп тартырга өйрәнгән кеше, балалар йорт җитәкләргә алынганда да үз алдына зур, игелекле максатлар куйган. Ата-ана назыннан мәхрүм булган балаларның торган җирләре җылы, зәвыклы, уңайлы булсын өчен, иң башлап җылыту системасын яңабаштан ясату эшенә керешкән, ашханәләрен төзекләндергән, мунча төзеттергән: “Бу эшләрдә миңа нефть предприятиеләре, шәхси оешмалар зур ярдәм итте, аларга хәзергә кадәр бик рәхмәтлемен”, - ди Ринат Вәкилевич.
Бүгенге көндә Ринат Хәбибов уллары Альберт һәм Рәдиф, кызы Гөлнарның гаиләләренә – терәк һәм үрнәк, оныкларының яраткан бабалары булып гомер кичерә. Мәдәният-сәнгатьне дә онытмый, шәһәребезнең күрке булган талантлы җырчы һәм балалар дип җан атып эшләгән мөгаллимне һәркайда көтеп алып, чыгышларын алкышларга күмәләр.
Мөдәррис Минһаҗев, Татарстанның атказанган һәм халык рәссамы:
Ринат Хәбипов турында сөйләгәндә, мин аның башлап гаиләсенә, әнисенә, туганнарына булган искиткеч кайгыртучанлыгы турында әйтәсем килә. Үзенең тормыш иптәшен югалтуны ул әйтеп бетергесез авыр кичерде, әмма шундый бик кайгылы вакытында да, Башкортостаннан авырып киткән олы яшьтәге әнисен үзенә алып килеп тәрбияләде, соңгы юлга озатты. Ул туган авылын, туган йортын бик яратучы кеше, аның туган авылы Сатыйда минем дә булганым бар, бакча башларына агачлар утыртып, шуларны тернәкләндереп агачлыклар ясаган, ә җыр-моң турында әйтеп тә торасы юк – бу өлкәдә ул патша ул. Лениногорскида яшәгән вакытта оештырылган барлык күргәзмәләремне, кабатланмас аһәңле тавышы белән җырлаган җырлары, гармун моңы белән тулыландырып, халыкка мәдәниятнең икенче бер канатланышын ача иде.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев