Заман сулышы

Бишкурайлы Фәхретдин хәзрәт

Зәй-Каратай авылы - татар халкының мәдәнияте, әдәбияты, тарихы өлкәсендә зур галим һәм мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, әдәбият галиме һәм шагыйрь Әнвәр Шәрипов, талантлы прозаик Халисә Ширмән, Татарстан күләмендә дан казанган дистәләгән укытучы һәм мәдәният хезмәткәрләрен, танылган авыл хуҗалыгы һәм нефть сәнәгате эшчәннәрен биргән данлыклы авыл. Абруйлы шәхес Аллаһыга шөкер,...

Зәй-Каратай авылы - татар халкының мәдәнияте, әдәбияты, тарихы өлкәсендә зур галим һәм мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, әдәбият галиме һәм шагыйрь Әнвәр Шәрипов, талантлы прозаик Халисә Ширмән, Татарстан күләмендә дан казанган дистәләгән укытучы һәм мәдәният хезмәткәрләрен, танылган авыл хуҗалыгы һәм нефть сәнәгате эшчәннәрен биргән данлыклы авыл.


Абруйлы шәхес
Аллаһыга шөкер, алар турында язмалар республика матбугатында, авылыбыз халкы яратып укый торган районыбызда бердәнбер татарча нәшер ителүче «Заман сулышы» газеты битләрендә дөнья күреп тора. Ләкин авылыбыз тарихында гасырлар дәвамында биниһая зур эз калдырган олуг шәхесләр - дин әһелләренең исемнәре Совет хөкүмәтенең күп еллар буе мәчетләргә, дингә каршы алып барган көрәше нәтиҗәсендә, көчләп оныттырылган. Алар турында мәгълүмат җыю ифрат та авыр эш. Шулай да соңгы елларда басылып чыккан китаплардан, Интернеттан, авылда яшәүче әби-бабайлардан сорашып берникадәр мәгълүмат тупларга насыйп булды. Уфа, Казан шәһәрендә имам, үзебезнең һәм тирә-як төбәк авылларында дин әһелләре булып эшләгән 15 тән артык исем-фамилия ачыкланды. Бу исемлектә Фәхретдин хәзрәт Бишкурайлы нәселе аерым урын алып тора.
Татар халкының мәшһүр галимнәренең берсе, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин «Асар» («Эзләр») дип аталган 4 томлы библиографик хезмәтенең III томында бу шәхес турында түбәндәгеләрне язып калдырган (кыскартып бирелә):
«120. Фәхретдин бине Корбангали бине Курмаш.
Бәләбәй мозәфәте Биш Курай авылында милади 1823 елда дөньяга килә...
1849 миладидә Бөгелмә мозәфәте Зәй-Каратай исемле авылга имам булды вә, мәдрәсә ачып, күп шәкерд җыйды вә иҗтиһад (тырышлык) берлә дәрес итте. Күз авыруы берлә мөбтәля (дучар) булганнан соң, үзләре теләгән мәдрәсәгә бару берлә шәкердләренә рөхсәт итте вә шул сәбәптән мәдрәсә таралды.
1887 миладидә үзенең икенче угылын үз урынына имам итеп, ватаныннан вә гаиләсеннән һиҗрәт кылды {күчеп китте) вә Чистай шәһәрендә гозләттә (ялгызлыкта) торды вә дәрвишлекне ихтияр итте.
Гаиләсе: вафаты вакытында (1899 ел) Бәдрелбанат исемендә хатыны вә Зәйнәп, Гайшә, Закир, Харрас, Харис, Тәкыйэддин, Мөхәммәтһади исемендә балалары калды».
Бу мәгълүматтан күренгәнчә, Фәхретдин хәзрәт Зәй-Каратай авылында 38 ел дәвамында имамлык иткән булып чыга. Әлеге факт мәхәллә халкының аңа ышаныч һәм хөрмәт күрсәткәнлеген, аның абруйлы шәхес булуын раслый. Ә моның өчен, әлбәттә, Ислам дине кыйммәтләрен, Коръән тәгълиматын тирәнтен белү, иман ныклыгы, зыялылык, авыл халкы белән уртак тел таба белү осталыгы кирәк булгандыр.
Мин үзем музыкант буларак, бик күптәннән «Бишкурайлы» кушаматы белән кызыксына идем. Ләкин аның килеп чыгышын беркем дә аңлатып бирә алмады. Бу язманы укыгач, барысы да үз урынына басты. Нәкъ шушы елларда Чистай өязе Каргалы авылыннан Фәхретдин исемле (Минсәет Зиен, Минзаһит Шәриповның ерак бабалары) тагын бер дин әһеле эшкә килеп, Зәй-Каратай авылында мәңгелеккә төпләнеп кала. Шунлыктандыр инде, сөйләшкәндә аларны бер-берсеннән аеру өчен Корбангали улы Фәхретдингә Бишкурайлы (туган авылы исеме) дигән матур, аһәңле кушамат тагылган.
Фәхретдин хәзрәт улларын югары белем бирә торган дини мәдрәсәләрдә, ә төпчек улы Мөхәммәтһадины Мисырда укыта.
Аның уллары Закир һәм Харис Зәй-Каратай авылы мәчетләрендә имам булып хезмәт итү белән бергә, мәчет каршында оештырылган мәдрәсәләрдә дин дәресләре дә укыталар. Үзенчәлекле каләм остасы, якташыбыз Рәсим Хәбибулла үзенең гаҗәеп бай эчтәлекле «Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе» дигән китабының 95 нче битендә, архивларда саклана торган материалларга таянып, түбәңдәге юлларны язган: « Сталин динне бетерергә дигән карар биргән булса да, дин эшлеклеләрен тоткынлыкка алуга, мәчетләрне һәм чиркәүләрне ябуга кискен рәвештә каршы чыккан. Әмма урындагы надан һәм хөсед хакимият әһелләре форсаттан файдаланып, ярлы һәм урта хәлле муллаларны кулаклар исемлегенә кертеп, анардан тизрәк котылу ягын карыйлар».
Бу «эшләр» безнең авылда да нәкъ шушы юлларда язылганча үткәрелә.Ике бозауга кибәк тә аерып бирә белмәгән бушбугазлар XX гасырның 30 нчы елларында, авылдан дин әһелләрен сөрә башлыйлар. Көчле рухлы Закир мулла картайган көнендә милләтен, туган-үскән җирен ташлап китәсе килмәгәнлектән, хуҗалыгының читтәрәк урнашуыннан файдаланып, күршеләренә зыян салмыйча гына үзенең гомер буе төзегән йортын, каралты-кураларын ут төртеп яндыра. Шулай итеп, фәкыйрьләр исемлегенә кертелеп, гомеренең соңгы көннәрен үзе салган мунча кадәр генә йортта үткәрә.
Фәхретдин хәзрәтнең икенче улы Харрас, әтисе васыятен үтәп, Зәй-Каратай авылында имам вазифасын башкарганнан соң, Кәрәкәшле авылында (Ютазы районы) мулла булып эшли башлый. Нәкъ шушы авылда эшләгән дәвердә аның бертуган апасы Гайшә ике бала (Кәбир һәм Фазыл Туйкин) белән тол кала. Ул Зәй-Каратай авылының атаклы мөәзине Әхмәткәрим Туйкинның икенче хатыны була.
Харрас хәзрәт бу ике ятим балага зур ярдәм күрсәтә. Җиде яшьлек Фазылга башлангыч белемне ул үзе бирә. Тирә-якта шөһрәт казанган Бәйрәкә мәдрәсәсендә укытканнан соң, аны белем эстәргә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә җибәрә.Кызганыч ки, Харрас Фәхриевне узган гасырның 30 нчы елларындагы репрессиянең шомлы дулкыны бу якты дөньядан алып китә. 1960 елны суд карары белән аның исеме аклана.
«Гали доктор»
Авылыбызның өлкән буын кешеләре еш кына зур хөрмәт белән «Гали доктор» исемен телгә алалар (районыбыз авылларында яшәүчеләр арасында да аны хәтерләүчеләр аз түгелдер). Кем соң ул башта Бөгелмә өязендә, аннан соң Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында шифалы кулы һәм сәламәтләндерү сәләте белән дан казанган «Гали доктор»? Бу шәхеснең чын исеме - Арслангали Харис улы Фәхретдинов. Бишкурайлы Фәхретдин хәзрәтнең оныгы. Үзе белемле булган Харис мулла бердәнбер улына (калган балалары 5 кыз), белем бирүгә зур әһәмият биргән: аның да дин әһеле булуын теләгән. Ләкин Арслангали дөньяви фәннәргә омтылган. Зәй-Каратай авылында мәктәп-мәдрәсәне тәмамлагач, әтисе аны Бөгелмә шәһәренең рус мәктәбенә илтә. Бу мәктәптә белем алганнан соң, ул биредә медицина белеме бирә торган уку йортында укый. Хәрби санитар сыйфатында легендар В. Чапаев дивизиясендә хезмәт итә. 1920-1925 елларда Мәскәүгә китеп, М. Ломоносов исемендәге дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлап, Бөгелмә шәһәренә кайта.
Бөгелмә шәһәре җитәкчеләре Гали докторның хезмәтен югары бәяләгән. Шәһәр даруханәсенең ишек алдындагы иң зур, яхшы фатирга урнаштырганнар. Телефон керткәннәр (ә ул вакытта дәүләт хезмәткәрләренә генә телефон хезмәте күрсәтелгән), мотоцикл алып бирүдә ярдәм иткәннәр. Ул төн дими, көн дими шәһәр эчендә дә, тирә-як авылларга да авыруларның йортларына ашыгыч ярдәмгә мотоциклда чапкан. Бөек Ватан сугышы елларында Гали доктор Казан шәһәренә эвакуацияләнгән хәрби госпитальнең начальнигы вазифасына чакырыла һәм анда, үз-үзен аямыйча, Җиңү көненә кадәр хезмәт итә.
Арслангали Фәхретдинов кырыс кеше булса да, авырулар белән йомшак, ягымлы сөйләшә, чисталык, пөхтәлек, гүзәллекне ярата торган шәхес булган. Ишек алларында берсеннән-берсе матур гөлләр, күз явын алып торган чәчәкләр үстергән.
Ул гомере буена медицина өлкәсендә шактый катлаулы, күпкырлы эзләнүләр белән мәшгуль булган, өендә лаборатория оештырып, анда сәгатьләр буе бикләнеп эшләгән.
Бу шәхес үз өендә подзорная трубасын чын телескоп кебек өстәмә җайланмалар белән көйләп, үзе һәм балалары өчен обсерватория ачып җибәрә.
Аяз төннәрдә астрономия буенча кулланмалар, күк йөзе карталарын файдаланып, күк җисемнәрен өйрәнеп, махсус альбомга сызып, язып куя торган булган. Ул Бөгелмә шәһәрендәге иң бай булган шәхси китапханә туплый. Анда хәтта тышлары алтынланган, тышлыктан нәни йозаклар белән бикләнгән томнар да булган.
Арслангали Фәхретдинов 1979 елда вафат була. Улы Сина (Әбү-Гали-Сина) Ленинградта елга инженерлар институтын тәмамлап, елга флотында эшләп, лаеклы ялга чыгып, Яр Чаллы шәһәрендә яши. Кызы Элеонора, әтисе юлы белән китеп, Уфа шәһәрендә 34 ел дәвамында данлыклы врач-терапевт булып таныла, хәзерге көндә оныклар үстерә.
Миңа Гали доктор турындагы бу мәгьлүматларны, тынгы белмәс авылдашым, мәгариф ветераны Сылу апа Насыйбуллина Әлмәт шәһәрендә яшәүче Флера апа Шакировадан алып кайтып бирде. Флера Фатих кызы 46 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган шәхес, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы. Фәхретдинов һәм Туйкиннарның дүртенче буын туганы.
Хәкимия мәсҗиде
Фәхретдин хәзрәтнең дүртенче улы Тәкыйетдиннең сәүдә эше белән шөгыльләнеп, авылның мәчет һәм мәдрәсәләренә, фәкыйрьләргә нык ярдәм иткәнлеге мәгълүм. Аның районыбыздагы Кирлегәч авылыннан Әхмәтҗан Хаҗи кызы- Хәерлебанат исемле кызга өйләнгәне дә билгеле.
1900 елда Фәхретдин хәзрәтнең кече улы Мөхәммәтһади Мисырда укып кайткач, авылның көнбатыш өлешенә урнашкан мәчеттә имам-хатиб вазифаларын башкара. 1904 елда, бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар белән берлектә халыктан, хәйрия акчалары җыюны оештыра. Нәтиҗәдә, күл буенда сигез почмаклы бер бина, алты почмаклы ике бина калкып чыгып, яңа мәктәп ачыла. Биредә дин дәресләреннән тыш, география, тарих, арифметика һәм башка дөньяви фәннәр укытыла. Авылда заманча мәктәпнең уңышлы эшләве карагруһчыларның һәм аларның иярченнәренең ачуын кабарта. Өяз үзәге Бөгелмә шәһәренә бер-бер артлы шикаятьләр ява башлый. Ниһаять, 1909 елда авылга жандармнар килеп, мәктәпне ябалар. Туйкин Кәбиргә сәяси гаеп тагып, Самара төрмәсенә утырталар (Укучым, зинһар гафу ит. Бу мәктәпнең фаҗигале язмышы турында «Заман сулышы» газетының 29 февраль санында басылган «Кайтаваз» дип аталган мәкаләмдә язган идем инде. Ләкин бу фактны яңадан кабатлап язмыйча, әйтәсе фикеремне сезгә җиткерә алмам дип уйладым).
Бу мәктәп ябылганда, Мөхәммәтһади Фәхретдинов Зәй-Каратай авылында булмый. 1908 елның язында тирән белемле дин әһелен Уфа Диния нәзарәтенә чакыртып алалар, чөнки нәкъ шушы елларда Уфа сәүдәгәре - меценат Габделлатыйф Хәкимов (Татарстанның хәзерге Балтач районы Түнтәр авылында туган) Уфа шәһәренең Бекетов урамында Хәкимия мәчетен салдыра. Авылыбызда мәктәп тар-мар ителгәч, Мөхәммәтһади үз янына авылдашы, бертуган апасының улы Фазыл Туйкинны да алдыра. Уфа шәһәрендә бу ике шәхес ни белән шөгыльләнгәннәр соң дигән урынлы сорау туа. Бу сорауга төгәл җавапны халкыбыз тарихын тирәнтен белүче, Шәркыят һәм Исламият галиме Равил Үтәбай-Кәрими бирә. Ул Уфа шәһәреңдә чыга торган «Кызыл таң» газетында (23.01.2003 ел) түбәндәгеләрне язып калдырган: «Таштан салынган ике катлы, гаҗәеп мәһабәт ике манаралы бинада Хәкимия мәсҗиде тәүге адымнарын 1908 елның июль аенда башлый. Имам-хатиб булып Мөхәммәтһади Фәхретдинов хезмәт итә». М. Фәхретдинов - Уфа (дөресе: Самара губернасы. Җ. Хәлимов) губернасы Бөгелмә өязе Зэй-Каратай авылында имамәтчелек белән шөгыльләнгән... Нәкъ менә ошбу галиҗанәпләр 22 ел дәвамында (1908-1930 еллар) Исламга тугры хезмәт иткәннәр, шәхси әхлаклары вә гамәлләре берлән халыкны тәрбияләгәннәр. Алай гына да түгел, асыл зат меценат Габделлатыйф бабабыз мәсҗид хозурында ир һәм кыз балалар өчен мәктәп-мәдрәсә дә ачу бәхетенә ирешкән.
Хак ки, Хәкимия мәдрәсәсендә заманының алдынгы фикерле педагог-галимнәре хезмәт күргән. Мин аларның берсен генә атап үтәм: ул Русия Шәрык Ислами мәгарифендә «Әхкяме Ислам» хезмәте аркылы тирән эз калдырган Әхмәтфазыл Әхмәткәрим углыдыр. (сүз, әлбәттә, Туйкин турында бара Җ.Хәлимов). Шул да мәгълүм булсын ки, ошбу 251 сәхифәдән гыйбарәт бибәһа китап Казанда нәшер ителде вә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте аны мәдрәсәләр өчен дәреслек рәвешендә тәкъдим кылды.
1920 еллар азагында Русиядә дәһрилек колач җәя - гыйбадәтханәләр җимерелә, дин әһелләре җисмани юк ителә. 1929 елда Хәкимия мәсҗиденең мәһабәт манаралары да киселә. Алар сыкранып гөрселдәп җиргә ава, халык исә үкси-үкси кара кайгы дәрьясына чума. 1930 елда Хәкимия мәсҗиде ябыла.
Нәсел-тамырларны барлыйк
Бу дәһшәтле, куркыныч елларда уфалылар арасында абруй казанган, мөхтәрәм зат Мөхәммәтһади Фәхретдиновны якташыбыз мөфти Ризаэддин бине Фәхреддин Диния нәзарәтенә, үз янына эшкә ала. Аның тормыш эшчәнлегенең соңгы 7 елын галим Равил Үтәбай-Кәрими тасвирлап калдырган: « Мәгълүмегез булсын ул 1930 елларда мәшһүр галим-мөфти Ризаэддин бине Фәхреддин җитәкчелегендәге Мәркәз Диния нәзарәтендә казый-сәркятиб вә «Ислам мәҗәлләсе» мәҗмуга-журналы тәхрир һәяте-редакцион коллегиясе әгъзасы вазифасында әда кыла. 1937 елның 4 апрель тарихында сәяси золымга юлыга, кулга алына, атып үтерелә. 1960 елда тулысынча аклана, җәсаде Уфа һава аланы юлындагы урманчылыкның сул тарафына җирләнгән гомуми чокырда булса кирәк». Шулай итеп, Фәхретдин хәзрәтнең ике улы (Харрас, Мөхәммәтһади), ике оныгы (Кәбир, Фазыл Туйкиннар) репрессия корбаннары булалар.
Бу мәгълүматларны туплап, ак кәгазь битенә төшергәч, тирән уйга калдым.
Күңелемне горурлану хисе белән бергә, кимсенү, кемгәдер үпкәләү, рәнҗү хисе биләп алды. Миңа соңгы елларда тамашачы, музыкант буларак авылдашыбыз, бөек мәгърифәтче Фазыл Туйкинга, мөселман дөньясындагы иң бөек галимнәрнең берсе булган Ризаэддин Фәхреддингә багышланган фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга туры килде. Ләкин андагы чыгышларда Ф. Туйкинны олы юлга бастырган Харрас хәзрәт турында да, гомеренең соңгы сулышына кадәр мөфти Р. Фәхреддин белән иңгә-иң эшләгән Мөхәммәтһади Фәхретдинов турында да бер кәлимә сүз ишеткәнем булмады. Монда, әлбәттә, безнең, зәй-каратайлыларның да, «гаебе» аз түгелдер. Бөек шәхесләребез белән горурлана белмибез ахрысы без. Мәрхүм язучы Туфан Миңнуллин язып калдырганча, «тәһарәтсез» үскән, үз авылыбыз тарихын белмәгән килеш, КПСС тарихын өйрәнеп, нәсел-нәсәбен саткан Павлик Морозовка сокланып, авыл халкын зар елатып, бушка эшләтеп, дан-шөһрәт казанган колхоз рәисләренең, 2-3 комбайнны бер бункерга эшләтеп, 2-3 сыер савучыны бер бидонга сөт саудырып ясалган «герой» комбайнчының, сыер савучының тормыш юлларын өйрәнеп тәрбияләнгән буын бит без.
Алга таба бу шәхесләрнең исемнәрен һич югы авылыбызга, районыбызга кайтара алсак, чал тарихыбыз тагын да баер, тулыланыр, аларның рухлары да шатланыр иде.
Фәхретдин хәзрәтнең нәсел тамырлары республикабыз һәм Россиянең төрле төбәкләренә таралышып, сибелгәннәр. Аларның бик күпләре дәрәҗәле һәм җаваплы урында эшлиләр. Авылыбызда бу нәселдән Илдар Фәхриев яши. Ул мәктәпне тәмамлагач, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Хезмәт юлын «Уңыш» күмәк хуҗалыгында гади механизатор булып башлап җибәрә. Озак еллар авыл җирлегендә җаваплы урыннарда эшләде. Эш сөючән, туры сүзле булганлыгы өчен авыл халкының ихтирамын казанды.Хәзерге көндә берүзе лаеклы ялдагы әнисен карап, ике кыз бала үстерә. Мал асрап, шәхси тракторы белән авылдашларына хезмәт күрсәтеп көн күрә.
Язмамны тәмамлап, бөек галим Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» дигән хезмәтенең I томыннан бер өзек китерәсем килә.
«70. Мортаза бине Габделгазиз бине Бикмөхәммәд.
Казан ягындагы Кышкар мәдрәсәсендә укып, Казан шәһәренә имам булган вә 1796 елларда вафат. Кадер исемле мөдәррис хозурында «Нигъмәве Аллаһ» дигән китап язып, 1754 елда тәмам иткән....
Балалары: Шәмседдин, Фәхреддин, Габдесаттар, Габделгаффар һ.б. Чыгышы Зәй елгасы башында Бөгелмә өязенең Карагай авылыннан. Үзе вә ничә еллар буе угыллары вә оныклары һәртөрле ярдәмнәрне әлеге Каратай авылына китереп вә җибәреп торганнар иде»
Кызганыч ки, бу шәхес, аның нәселе турында авылда беркем бернәрсә белми. Бәлки, авылдашыбыз әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов, якташыбыз, архивларны яхшы белүче Рәсим Хәбибулла үзләренең ярдәм кулын сузарлар, дигән өметтә калабыз.
Авылыбызның тарихы бик зур. Без дә кулыбыздан килгәнчә эзләнүләрне дәвам итәбез.

Теги: тарих
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: